Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алтын һәм бронза яуладылар

СССРның спорт мастеры Рәшит Алтынбаев истәлегенә малайлар һәм кызлар арасында ирек­ле көрәш буенча IX төбәкара турнирда Тамерлан Мифтахов үз үлчәү авырлыгында җиңүче булды. Әсхәт Рахманов бронза медаль яулады. Призерларның икесе дә – Тәтештәге спорт мәктәбе шәкертләре.

Ульяновскийда узган традицион турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар катнашты.
–  Ярышлар FILA – Берләшкән көрәш стильләре халыкара Федерациясенең гамәлдәге кагыйдәләре буенча үткәрелә. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде, – дип хәбәр итте көрәшчеләрнең тренеры Сәгыйть Ибраһимов һәм ярышка баруны оештыруда Илнар Сибгатуллин белән яшь спортчыларның ата-аналары ярдәм күрсәткәнлеген билгеләп үтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X