Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы акчасыннан ай саен түләнә торган акча алырга мөмкин

2018 елның 1 гыйнварында икенче балалары туган яки тәрбиягә бала алучы түбән керемле гаиләләр ана капиталы акчасыннан ай саен түләнә торган акча алыр өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.

Гәҗитебезнең алдагы санында Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге түләүне Россия пенсия фонды гаилә яшәгән төбәктә ел ярым дәвамында баланың яшәү минимумы күләмендә ай саен тормышка ашыра.   

Әлеге мәгълүмат белән бәйле укучыларыбызның сорауларына ТР Тәтеш районында РПФ Идарәсе начальнигы Ирина БОЛЬШАКОВА  җавап бирә:

– Түбән керемне ничек аңларга?
– Гаилә яшәгән төбәктә эшкә сәләтле кешеләрнең яшәү минимумы 1,5 күләменнән артмаган керем (13713 сум).

– Түләүләрнең күләме нәрсәгә тигезләшә?
– Түләүләр күләме шулай ук төбәкләргә бәйле – ул балалар өчен РФ субъектында узган елның II кварталы өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигезләшә. Шулай итеп, әгәр гаилә 2018 елда түләүгә мөрәҗәгать итә икән, аның күләме 2017 елның  II кварталы өчен балаларның яшәү минимумын тәшкил итәчәк (8490 сум).

– Гаиләнең түләү алуга хокукы бармы икәнлеген ничек белергә?
– Моның өчен кирәк:
     гаиләнең соңгы 12 календарь ай эчендә барлык­ка килгән гомуми суммасын исәпләргә;
      аны 12гә бүләргә;
      яңа туган сабыйны да кертеп, гаилә әгъзаларының санына бүләргә кирәк. 

– Гаиләнең нинди керемнәре исәпкә алына?
– Исәпкә алына: 
      хезмәт хакы, премияләр; 
     пенсия, пособие, больничный түләүләре, стипендия, алимент;
   хокуклы варисларга пенсия тупланмалары түләү;
    дәүләт һәм иҗтимагый вазифаларны башкарган вакытта дәүләт органнары яки иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан түләнә торган компенсацияләр;
     хәрби кешеләр, эчке эшләр органнары һәм башка хокук саклау органнарына акчалата компенсацияләр һәм тәэминат.
Исәпкә алынмый:
  гадәттән тыш хәлләр белән бәйле федераль бюджеттан бер генә вакытта бирелә торган матди ярдәм суммасы.

– Түләүләр билгеләр өчен гаризаны кайчан бирер­гә мөмкин?
– Икенче бала туган көннән ел ярым дәвамында теләсә кайсы вакытта айлык түләүләр кертүгә гариза бирергә була. Әгәр беренче алты айда мөрәҗәгать итсәң, түләү икенче бала туган датадан алып билгеләнәчәк, ягъни акча, шул исәптән мөрәҗәгатькә кадәрге айлар өчен дә түләнәчәк. Әгәр алты айдан соңрак мөрәҗәгать ителсә, ул чакта түләү гариза бирелгән көннән билгеләнә. Шулай да беренче түләү вакыты бер елга хисап­ланган. Аңардан соң аны билгеләүгә яңа гариза бирергә кирәк. Әгәр ана капиталы тулысынча файдаланылган, гаилә яшәү урынын алыштырган яки балага яшь ярым тулган булса, түләүләр туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев