Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ана капиталы гаилә җитешлеге өчен

    Укучыларыбызның ана капиталына кагылышлы сорауларына районның РПФ Идарәсе начальнигы Ирина Большакова җавап бирә.

    "РПФ сайтындагы "Гражданинның шәхси кабинеты" аша электрон төрдә ана капиталы акчасыннан файдалану өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкинме?" - дип сорый гәҗит укучыбыз Марина.
    - Әйе, мөмкин. Бу очракта, электрон гариза биргәннән соң, сертификат хуҗасы террриториаль идарәгә чакыру ала һәм 5 көн эчендә документлар пакеты белән кабул итүгә килергә тиеш. Документларның исемлеге РПФ сайтындагы тиешле бүлектә урнаштырылган.
    - Исегезгә төшерәм, Шәхси кабинетка керер өчен гражданинга дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы өчен логин һәм пароль кулланырга кирәк.
    "Яңа төзелештән фатир сатып алам. Әгәр милеккә хокук турында язу әлегә юк икән, ипотеканың бер өлешен каплар өчен ана капиталы сертификатын кайчан кулланырга була? - дип сорый Миләүшә.
    - Ипотека кредитын түләр өчен, ана капиталы акчасын файдалану турындагы гаризаны барлык кирәкле документлар белән теләсә кайсы вакытта тапшырырга мөмкин. Әгәр РПФ Идарәсенә мөрәҗгать итү вакытына торак йорт файдалануга кертелмәсә һәм, әлбәттә, милеккә хокук турында язу алынмаган булса. Гаризага, дәүләт теркәве узган, төзелеш өлешендә катнашу килешүе теркәлә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: