Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аналар чишелеш көтәләр

Балалар өчен Яңа ел тамашалары көннәрендә район башлыгы, аның урынбасары, райбашкарма комитеты һәм социаль службалар хезмәткәрләре аларның әти-әниләре белән очрашулар уздырдылар.

Шәһәр һәм авыл халкын нәрсәләр борчый?
Үсеп килүче балаларга психолог ярдәме һәм сәләтләрен үстерүдә булышырга кирәк. Район башлыгы Валерий Чершинцев педагогия көллияте укытучыларына әлеге эшкә алынырга тәкъдим итте. Сукбай этләр дә көн тәртибеннән төшерелмәде. Авыл урамнарындагы юлларның торышы, торак пунктларны яктырту, йорт хайваннарын иректә йөртү буенча күп шелтәләр ишетелде. "Бу мәсьәләләр үзләренә ышанып тапшырылган территорияләр өчен җаваплы җирлек башлыклары кулында, алар кул кушырып утырырга түгел, ә нәтиҗәгә эшләргә тиешләр", - диде катгый итеп район башлыгы.
Ата-аналар мәктәп автобусында йөрүче балаларның иминлеге хакында борчылалар. Юлларның торышына һәм иминлек каешларының булуына игътибар бирелде. Мәгариф бүлегенә һәм ЮХИДИга бу мәсьәләләр буенча бурычлар йөкләнде.

Балаларын К. Либкнехт урамыннан мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөртүче ата-аналар машиналар юлының тар һәм аннан йөрүе куркыныч булуын билгеләп үттеләр. Совет урамында яшәүчеләр урамнарына вак таш җәюне сорадылар. Автовокзалдан ашлык кабул итү предприятиесе бинасына таба җәяүлеләргә чыгу юлы булмавы да ата-аналарны борчый. Төньяк микрорайонга даруханә кирәк.

Барлык сорауларны да бервакытта хәл итеп булмый, әмма аларның һәрберсе контрольгә алынды һәм каралачак.
Шулай ук уңай хәлләр дә билгеләп үтелде: Вера Земкова мәдәният учагында Яңа ел тамашасын матур итеп әзерләгәне өчен Людоговка клубы мөдиренә рәхмәт әйтте.

Соңыннан район башлыгы Валерий Чершинцев тәрбиягә бала алучы һәм аларга үзләренең йөрәк җылыларын бирүче ата-­аналарга мәрхәмәтле булганнары өчен рәхмәтен белдерде, һәркемгә яңа елда сәламәтлек, шатлык һәм зур уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев