Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Анатолий Зубов “Авангард” ҖЧҖда ун елдан артык ветврач булып эшли

    Мәктәптә укыганда фермада эшләүче әнисе янына йөрүен, андагы бозауларны, үз хуҗалыкларындагы кебек, барсын да белүен искә төшерә. Булдыра алганча һәр эштә ярдәм иткән, өстәвенә, ветврач Анатолий Степанов эшен дә күзәткән, аңа ияреп ферма буйлап йөргән һәм җиңел булмаган хезмәтнең һөнәри нечкәлекләрен чамалаган.

    Армиядән соң колхозда механизатор булып эшли башлый, шулай да аңа ветврач вазифасын тәкъдим иткәч бик теләп ризалаша.

    "Еллар узу белән тәҗрибә дә килде, хәер, коллектив бик әйбәт, - ди Анатолий. - Хуҗалык җитәкчесе Виктор Абрамов терлекчелек мәсьәләләрен тирәнтен аңлый һәм килеп туган проблемаларны тиз арада хәл итә. Ферма мөдире Сергей Тураев белән үзара киңәшләшеп эшлибез. Минем кулдан малларны кабул итеп алган сыер савучылар һәм бозау караучылар бик тә җаваплылар".
    Бу айда 8 бозау дөньяга килде. Алар барсы да сәламәтләр, яхшы ашыйлар һәм әйбәт үсәләр. Яңа туган бозауларга беренче көннәреннән үк тиешле прививкалар ясала, тулы кыйммәтле витаминнар бирелә. Салкында үстерү алымы организмны чыныктыруга һәм йогышлы чирләргә каршы торуга булышлык итә.

    "Сыерның көр нәниен наз­лап ялавын карап торуы күңелле", - дип уртак­лаша ветврач.

    Анатолий Николаевич намуслы хезмәте өчен район һәм хуҗалык җитәкчелеге грамоталарына лаек булган, әмма, үзе болай дип раслый: "Бу минем хезмәтем генә түгел, ә минем белән эшләүче бөтен кешенеке дә".

    Хатыны Елена - шулай ук терлекче, сыер саву­чы. Димәк, һәр иртәдә алар эшкә бергә чыгып китәләр, ә балаларны мәк­тәпкә әниләре Нина Анисимовна озата, ул дүртенче ел алар белән бергә яши. Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме программасы буенча төзелгән йортта һәркемгә урын җитәрлек, шулай ук мәче белән тутый кошка да.

    Иркен ишегалдында мал-туар шактый. Шунысы гаҗәп, хуҗалар барсына да ничек өлгерәләр икән. Өйалды бакчасында үрдәкләр бакылдаша. "Аларны 2нче сыйныфта укучы улыбыз Сергей карый, - дип сөйли Анатолий. - Былтыр бишне алган идек, булдырды, быел менә унберне алдык. Һәр иртән йомырка җыеп чыга, шул хезмәте нәтиҗәләреннән бик тә канәгать. Күптән түгел әтиләре тагын өч куян алып кайткан һәм малайлар аның җитәкчелегендә аларга читлек ясарга керешкәннәр. Димәк, ата белән ана хайваннарны яратуларын балаларында да тәрбияли алганнар. Хуҗалык­та Герда кушаматлы ат та бар, Анатолий әлеге акыллы җан иясе турында балачактан ук хыялланган һәм армиядән кайткач, теләген тормышка ашырган. "Кешеләрнең ишегаллары автомашина паркын хәтерләтә, ә безгә бер ат көче дә җитә, - дип сөйли ул, елмаеп. - Күптән түгел урманга гөмбәгә бардык, гөмбәчеләр утырган машина батып калды, ә без җилдереп узып киттек".
    Җәен арба җигеп печән ташыйлар, гаиләләре бе­лән җиләккә баралар, Герда бәрәңге үстергәндә дә алыштыргысыз ярдәмче.
    Ир белән хатын мә­шәкатьсез тормышны күз алдына да китерә алмыйлар.
    "Нык гаилә коруыма һәм туган җирдә эшләвемә мин бик шат", - диде әңгәмә ахырында Анатолий Николаевич.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: