Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның сыерлары – иң яхшысы

"Туган яктан да гүзәл җир юк", - аның шуңа иманы камил.

Байрашта яшәүче Зөһрә Сафиуллина "Яңа юл" ҖЧҖда 30 елдан артык сыерлар сава.
Рәсми хезмәт стажы шундый, әмма ферма юлы аңа 7 яшьтән үк таныш, мәктәптән соң әнисенә маллар карарга ярдәм итәргә йөргән.
Кызны зур шәһәр ымсындыра һәм ул анда китә, әмма, күрәсең, язмышы үзгә булган. Туган авылында мәхәббәте - булачак ире калган, ә ул аңардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган. Һәм кире әйләнеп кайтуына бер тапкыр да үкенмәгән: яшь парларны торак белән тәэмин иткәннәр, тора-бара гаилә оясы яңарган һәм киңәйгән, лаеклы эше дә табылган. Хәзер Зөһрә ханым карамагында 25 сыер. "Малларыңа шулкадәр ияләшәсең, - ди ул, - шуңа да яңаларына күнегүе авыррак, хәер, беркадәр вакыттан соң алар да үзеңнекенә әйләнәләр инде. Әйбәт холыклы сыер сине күрүгә сөенә, кытыршы теле белән кулыңны ялый башлый". Сыер савучы малларын туйганчы ашатырга тырыша, чөнки продуктлылык турыдан-туры тулы кыйм­мәтле рационга бәйле. Зөһрә тагын шуны билгеләп үтте, группасында күпчелекне тәшкил иткән аклы-каралы сыерлар сөтне күп бирәләр икән.
Хезмәттәшләре хакында рәхәтләнеп сөйли: "Коллективыбыз бик дус, һәрвакыт бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп яшибез. Ял вакытларында ферманың "кызыл почмагында" сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез, производство проблемаларын тикшерәбез, бәйрәмнәрне һәм туган көннәрне дә бергәләп билгеләп үтәбез".
Зөһрә Фәһим кызының нәтиҗәле хезмәте өчен район дәрәҗәсендәге бү­ләкләре бар, ТР Минис­трлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булган.
Йорт мәшәкатьләрендә ире һәм өч баласы - Фәнил, Фәния һәм Зилә аның ышанычлы ярдәмчеләре. Фәрит эш остасы, хуҗалыктагы бар нәрсә аның өстендә, техниканы ярата, әтисе янында улы да ирләр эшенә өйрәнеп үсә. "Олы кызым, безгә матурлык бүләк итеп, чәчәкләр үстерә, ә кечесе пешергән токмачлы аш телеңне йотарлык була", - ди, аларны яратуы тавышыннан ук сизелеп торган әни кеше. Балалар туып-үскән өйләреннән еракта торып эшләсәләр, укысалар да, еш кайталар һәм бервакытта да кул кушырып утырмыйлар.
"Ата-бабамнар җирендә яшәвем белән бәхетле, биредә минем гаиләм, яраткан эшем, - дип фикерләре белән уртак­лаша Зөһрә ханым. - Теләгем бер генә - җирдә тынычлык һәм барсы да сәламәт булсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев