Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Арабызда мәрхәмәтле кешеләр бар

Кар күп яуса, ел уңышлы була дигән сынамышны барыбыз да яхшы белә.

Шулай да, ул шактый мәшәкатьләр дә китереп чыгара. Йә ишекне ача алмый интегәбез, йә инде урамга чыгу юлында кыенлыкларга юлыгабыз. Менә шул чакта иң беренче булып күршеләр ярдәмгә килә.
Борынгылар юкка гына "күршең үзеңнән яхшы булсын" димәгән шул. Бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Безнең белән элемтәгә кергән Олы Тормыдан Рузалия Фәхретдинова да моны раслады. "Күршебез Илдус Рәхмәтуллин бик игелекле, ярдәмчел кеше, - дип башлады ул әңгәмәбезне. - Берничә көн элек мул итеп яуган кар "әсирлегеннән" коткарды ул безне. Капка төбеннән урам ягына үтә торган булмады: каты кар капкабызга ук терәп, хәтта газ торбасына кадәр өеп куйган иде. Аптырашта калдык, нишләргә? Шулчакта Илдус абый шәхси тракторы белән безнең территорияне дә, икенче якта яшәүче 80 яшьлек Маһрибикә әби Сафинаның да тирә-ягын ялт иттереп чистартып куйды. Урамыбызда һәм күршелектә мәрхәмәтле кешеләр яшәвенә сөенеп туя алмадык. Аның әлеге яхшылыгына хөрмәт хисләре әйтеп бетергесез".
Әйе, бер рәхмәт - мең бәладән коткара дигән гыйбарә бу очракта бик урынлы яңгырый. Илдус абый кебек мондый шәфкатьле кешеләрне күп­ләргә үрнәк итеп куярга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев