Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиядә хезмәт итү тормыш тәҗрибәсе, хәрби чыныгу һәм рух ныклыгы өсти

Районыбыздан армиягә чакырылучылар өчен Тәтештәге район мәдәният йортында “Ватан уллары белән данлыклы” дип исемләнгән тантаналы озату кичәсе булды.

(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”). “Ватан уллары белән данлыклы” дип исемләнгән тантаналы озату кичәсе булды.

Районыбыздан 30га якын яшь егет язгы чакырылышта армия сафына китәчәк. Мәдәният йорты залында аларның ата-аналары, район җитәкчелеге вәкилләре, педагоглар һәм белем бирү учреждениеләре ­укучылары җыелды.

Ватанны саклау һәм яклау – иң игелекле һәм якты миссия. Шуңа күрә дә  хәрбиләргә-солдатларга һәрвакытта хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерелә. 
Районыбыз башлыгы урынбасары Евгений Курков чакырылышларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

– Әтиләребезнең һәм бабаларыбызның намуслы хезмәт итү васыяте һәрвакытта зур әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте ул. – Россия Федерациясе Конституциясе белән беркетелгән әлеге бурычны тәтешлеләр лаеклы үтиләр. Армиядә хезмәт итү сезгә тормыш тәҗрибәсе, хәрби чыныгу, рухи түземлек һәм ныклык өстиячәк. 

Безнең армияне һәрвакытта хәрби туганлык һәм дуслык аерып торды, хезмәт иткәндә холыкның иң яхшы сыйфатлары булдырыла, дип билгеләп үтте Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин һәм егетләргә армия кыюлыгы мәктәбен уңышлы узуларын теләде.

Наталья Курносова егетләргә аналарча булган ярату һәм күңел борчуларын белдереп, үгет-нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итте. Ул егетләрне үзләренең ата-аналары белән элемтәдә торырга өндәде, аларны өйдә түземсезләнеп көтеп торуларын искә алды. 

Җавап буларак аларга чакырылышлар исеменнән Денис Абрамов Ватан алдындагы бурычларын үтәргә вакыт җиткәнлеген әйтте, ә инде армия еллары артта калгач, алар лаеклы хезмәт итүләрен, ә ата-аналары алар белән горурланачак дип белдерде.
Бүгенге көндә янгын частендә эшләүче Олег Ва­силь­ев күптән түгел генә хезмәт итүе турындагы үзе­нең тәэсирләрен чакырылышлар белән уртаклашты.

Концертта Ватанга мәхәббәт, патриотлык ­хакындагы  җырлар яңгырады.

Чакырылышларның берсе, Игорь Куранов, истәлеккә фотога төшкәннән соң, болай дип уртак­лашты: “Гражданнарны яклау көллиятендә укыдым, армиягә үз теләгем белән барам, кайда эләгәсем әлегә билгеле түгел, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәсем килә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев