Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиягә теләп барабыз, бу – безнең изге бурыч

Россия Кораллы Көчләре сафын көзге чакырылышта кырыкка якын тәтешле тулыландырачак.

Һәрбер ир-­егетнең тормышында аны Ватаныбыз хәрби хезмәткә чакырган мизгелләр була, һәм ул солдат дигән горур исемгә ирешә. Якташларыбыз, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап, Туган ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтиләр.
Кичә район мәдәният йорты залында үткән солдатларны озату тантанасына аларның дуслары, ата-аналары, район җитәкчелеге вәкилләре җыелды.
Фанфаралар яңгырый. Кадетлар һәм гражданнарны яклау көллияте курсантлары Россия Федерациясе Гимнын башкара, андагы "Ватанга булган тугрылык безгә көч өсти" дигән сүзләр чакырылышлар өчен тиздән яңа мәгънә алачак.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов булачак солдатларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Ир-егетләр гомер-гомергә үз якыннарының һәм иленең саклаучылары булды. Хәрби кием киючеләргә, әниләрнең, балаларның, картларның тынычлыгын, Ватаныбызның чиген саклаучыларга без хөрмәт белән карыйбыз. Бик тиздән сез армия сафына басачаксыз", - диде ул, чакырылышларга сәламәтлек, ышанычлы дуслар һәм хезмәтләрендә уңышлар теләп.
ТР Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин болай дип билгеләп үтте: "Россия армиясенең хәрби мөмкинлеге елдан-ел үсә бара, һәм бу күп яктан сезгә бәйле. Теләсә кайсы вакытта Ватанны сакларга басар өчен, өйрәнегез, яңа белем һәм осталык үзләштерегез".
Еллар үтә. Россия хәрбиләренең бер буынын икенчесе алыштыра. Корал алмашына, әмма үзенең Ватанына булган мәхәббәт һәм тугрылык, сугышчан бурычка карата ихласлык, намус һәм абруй үзгәрешсез кала.
Изге теләкләр тыңлап, гражданнарны яклау көллияте чыгарылышы Марсель Садыйков дулкынлану һәм шул ук вакытта нык тавыш белән көзге чакырылышның яшь егетләре исеменнән намуслы хезмәт итәргә һәм якташларын уңайсыз хәлдә калдырмаска вәгъдә итте.
Яшьләр белән бергә залда аларның тынычлыгын саклаган, бишек җыры көйләгән, күз яшьләрен сөрткән, ямансулаган һәм сөенгән, иркәләгән һәм дулкынланган кешеләр дә бар иде. Ул әниләр. Күз яшьләрен тыеп тору авыр - балалар бик тиз үсеп-буйга җиткән. "Бер ел армиянең сезнең өчен файдалы үтүен, һәм үзегезне, якыннарыгызны, туганнарыгыз­ны якларга сәләтле чын ир-егетләр булуыгызны телим", - диде Эльвира Садыйкова, һәрбер ата-ананың күңел түрендәге кичерешләрен җиткереп.
"Солдат һәрвакытта солдат" дип исемләнгән концерт программасы тамашачыларның йөрәген бөек Ватаныбыз, үз бурычына тугры калган солдатлар өчен горурлык хисләре белән тулыландырды. "Башаккай", "Әкият" балалар бакчалары сабыйлары, "Рус җыры", "Ике Мин", "Яшьлек", "Умарина", "Әниләр" сәнгать коллективлары, үзешчәннәр Алинә Солтанова, Полина Татаринова, Алина Стрюкова, Рәзилә Сәгыйрова һәм Валентин Трифонов матур, үзенчәлек­ле номерлар бүләк иттеләр.
Күмәкләшеп истәлеккә фотога төш­кәннән соң, чакырылышлар Александр Карабанов белән Максим Катмаков тәэсирләре белән уртак­лаштылар: "Абруйлы гаскәрләрдә - һава-десант гаскәрендә, диңгез флоты, чик буенда хезмәт итәсе килә. Армиягә теләп барабыз, бу - безнең изге бурыч".
Ә чара ахырында булачак солдатлар обелискка венок салдылар һәм Ватаныбызның азатлыгын яулаганда гомерләрен биргән якташларын хөрмәт белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев