Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Арзан. Уңайлы. Ышанычлы.

"Казан Аптекалары" аптека челтәре шундый девиз белән эшли, аның географиясе Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрен һәм торак пунктларын биләп алган. Тик әлегә кадәр Тәтештә "башкала фармацевтлары" юк иде.

Былтыр шул бушлыкны бетерү максатында шә­һәр үзәгендә яңа типтагы аптека төзүгә керештеләр. Ә аптека супермаркетын тантаналы ачу вакытында, бу узган чәршәмбедә булды, ул Тәтеш халкын кунакчыл кабул итте. "Казан Аптекалары" башка аптекалардан нәрсәсе белән аерыла соң? Барыннан да элек, аптека супермаркетының үзенчәлекле булуы белән, икенче төрле әйткәндә - товарларның ачык киштәләргә куелуы, иркен сәүдә залында һәр сатып алучы чиратсыз, тыныч кына үзенә кирәк­ле даруларны һәм профилактик средстволарны сатып ала ала. Тәтешлеләр өчен сәүдәнең мондый алымы үзенчәлек­ле, әмма, ошар дип ышанасы килә, чөнки үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләре киң файдаланыла һәм сатып алучылар өчен уңайлы булулары белән аерылып торалар. Эшли башлавының беренче көнендә үк күп кенә сатып алучылар фармацевтларның яңа эш алымыннан канәгать булуларын әйттеләр, әгәр товар сайлаганда нинди дә булса сораулар килеп туса, консультантлар һәрвакыт ярдәмгә киләчәк. "Казан Аптекалары", Татарстан Республикасында фармацевтика базары лидерлары буларак, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтәләр, бәяләре дә теш үтәрлек, сәламәтлек һәм чибәрлек өчен товарлар ассортименты да бай. Өстәвенә, тантаналы ачуда "Казан Аптекалары" генераль директоры Марсель Гәрәев билгеләп үткәнчә, тәтешлеләр яңа аптекада да әлеге челтәрнең башка аптекаларындагы кебек бәя­ләрне күрәчәкләр. "Казан Аптекалары"ның 300 сумнан артык бәягә товар сатып алган үз клиентларына киләчәктә товарларны ташлама белән сатып алу мөмкинлеге бирүче тупланма дисконт карталар бүләк итүе дә сатып алучыларны кызыксындырыр. Шуны да әйтергә кирәк, март ахырына кадәр барлык товарларга да 5 процент ташлама каралган. Аптека ачылган көнне үк күп кенә тәтешлеләр аның хезмәтләреннән рәхәтләнеп файдаландылар. Бу көнне сатып алучылар дөрестән дә күп булды - алар шүрлекләрдәге медикаментларны карап кына йөрмәделәр, чынлап та сатып алдылар.

Әлбәттә, шәһәр үзәгендә яшәүчеләргә бу бик тә уңайлы булды - гамәлдәге аптекаларга башкаланың аптека супермаркеты өстәлде. Һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев билгеләп үткәнчә, халыкка кибетләр генә түгел, аптекалар да бер адымда гына булырга тиеш.

Шуңа да аларның Тәтештә күп булуы кирәк - аерым алганда, бу хакта шәһәрнең Көньяк микрорайонында һәм Людоговкада яшәүчеләр дә хыялланалар. Барлык шәһәрлеләр һәм якын-тирәдә яшәүчеләр "Казан Аптекалары"ның өстенлеген һәм уңайлыгын тулысынча бәяли алырлар дип ышанабыз, Аларның сыйфатлы эшләүләре сертификацияләнгән "Кулланучылар ышанычы" билгесе, шулай ук төрле елларда "Казан Аптекалары" компаниясенә бирелгән "Россиянең иң яхшы аптека челтәрләре" һәм "Татарстанның иң яхшы аптека челтәрләре" исемнәре белән расланган. Яңа аптекага рәхим итегез! Адресы: Тәтеш, Ленин ур., 53 В, тел. (84373) 26-1-30, 26-1-82.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев