Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ашарга пешерергә яраталар

    Аш пешерүчеләр Миләүшә Җаббарова белән Лидия Гафурова һәр иртәдә Үтәмештән ашханәгә эшкә ашыга.

    "Хезмәт сөючәннәр, эшләү вакыты эчендә бер генә моң-зар да юк. Андый осталар белән ресторан ачарга була!" - ди алар хакында Илгиз Шәйхаттаров. Аның чакыруы буенча төшке аш сәгатендә ашханәгә кереп, без дә моңа инандык. Аларның хәтта гадәти генә ризыклары да башкачарак, тәмле килеп чыга һәм "телең йотарлык" дип әйтергә мөмкин.
    Миләүшә Мәхмүтгәрәй кызы аш пешерүче булып 24 ел хезмәт куя, Лидия Алексеевна - ике. Эшне тигез итеп бүләләр һәм күтәренке рухта башкаралар.
    "Иң киеренке вакыт - чәчү һәм урак өсте - безнең яллар юк. Илле кешегә бер көнгә дүрт тапкыр әзерләргә кирәк, бу, уртача алганда, 200 өлеш. Кайчакларда механизаторларны кырга чыгып та тукландырабыз. Өйгә кайтмыйбыз да диярлек, дөрес, ирләребез вакытлыча була торган авырлыкларны аңлый", - диләр осталар.
    Берсенең өендә аш-суны кызы әзерли, икенчесенең - заманча ризык хәстәрләү җайланмасы.
    Без аралашкан арада өләшү тәрәзәсенә хуҗалык механизаторы Равил Мингалиев килде: "Миңа барыннан да биг­рәк пылау ошый, әмма аларның барысы да искиткеч була, моны бездә теләсә кем раслар. Шуңа ашханәгә елмаеп керәбез".
    Аш пешерүчеләрнең икесе дә ризыклар тәмле булсын өчен аны күңел биреп пешерергә кирәклегенә ышана. Һәм, әлбәттә инде, мөһим сыйфат - кешеләр белән аралаша белү. "Бакырчы" ҖЧҖ ашханәсе бусагасын атлап керергә туры килгән һәркем аларны шул сәбәптән ихтирам итә дә инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: