Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Асия Сафиуллина Тәтеш районының Кече Әтрәч фермасында 24 елдан бирле бозаулар карый

"Авыл җирендә яшәве җиңел дип әйтмәс идем. Иртәнге сәгать биштә фермага киләм, 128 баш терлекне барлап, араларында ике айдан алып, аннан олыраклар бар, асларын чистартам, кечерәкләргә сөт, зуррак­ларга җылы су ташып эчерәм, изеп бирәм, киткәндә печән салып калдырам. Бөтенесе дә кул хезмәте белән башкарыла. Эшем беткәч тә әле яңадан тагын...

"Авыл җирендә яшәве җиңел дип әйтмәс идем. Иртәнге сәгать биштә фермага киләм, 128 баш терлекне барлап, араларында ике айдан алып, аннан олыраклар бар, асларын чистартам, кечерәкләргә сөт, зуррак­ларга җылы су ташып эчерәм, изеп бирәм, киткәндә печән салып калдырам. Бөтенесе дә кул хезмәте белән башкарыла. Эшем беткәч тә әле яңадан тагын бер кат, ничегрәк икән дип, күзәтеп чыгам, аннары гына тыныч күңел белән өемә кайтып китәм, - диде терлекче. - Яшь бозауларны кечкенә баладай карарга кирәк, алар авырмасыннар өчен бөтен тырышлыкны куябыз инде. Үсә барганнарын хезмәттәшем Рамил Шакировка тапшырам һәм яңа төркем кабул итә башлыйм. Эшемне яратам, җанга якын хезмәтне генә күңел җылысын биреп эшләп була дип уйлыйм. Алар да бит, сөйләшергә телләре булмаса да, иркәләгәнне, җылы мөнәсәбәтне тиз тоялар, һәркайсының үз холкы. Эшләү дәверендә шактый гына тәҗрибә туп­ладым дип әйтә алам".
- Яз җитте, терлек азыгы белән ничегрәк?
- Ул яктан борчылырлык та, зарланырлык та түгел. Салам да, печән дә мулдан, фуражны да киметкәнебез юк. Утлыклар буш тормый дияр идем. Моның шулай икәненә үзебез дә инанып кайттык.
- Тәүлеклек уртача үсеш күпме? - дип кызыксынам.
- Төрлечә була, якынча алганда 500-550 грамм.
Без сөйләшкән арада ире Равил да яныбызга килде. Ул да биредә эшли булып чыкты, ат белән малларга азык кертә икән. Озак еллар тракторда хезмәт куйган, хәзер терлекчелеккә күчкән. "Әле ярый ул бар, үземә генә авырга туры ки­лер иде", - ди Асия.
Тәмтегә трактор ремонтларга килгән Равил Кама Тамагы районының Көрәле авылы кызы Асия белән көтмәгәндә очрашып, танышалар һәм озак та үтми кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә өчесенең үз гаиләсе бар, берсе - Казанда, калган дүртесе үз яннарында. Тырыш, ишле гаилә каралты-кура тутырып мал-туар, кош-корт асрый.
"Авылда терлек асрамыйча булмый. Хезмәт хакына кыш буена җитәрлек печәнен, игенен алабыз. Өйдә дә, фермада да балаларыбыз төп ярдәмчеләр, алардан башка нишләр идек. Көнкүрешебез шөкер, беркилеш. Иң мөһиме хуҗалык бетмәсен дә, эшләргә эш булсын. Тормыш алып барырга, яшәргә кирәк бит. Әле кечеләрен укытып чыгарасыбыз бар. Хәзер инде без биредә тамыр җәйгән, ныгып утырган".
Туган җиреннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган мондый тырыш эшчәннәр белән аралашканнан соң, авыллар югалмас, аның киләчәге бар дигән өмет күңелдә янә кабына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев