“Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә яшь кадрларны хуплыйлар
Журналистлар “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.
(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары”). Килдештән Виталий Анисимов механизатор булып беренче ел эшли.
– Авылдагы хезмәт балачактан ук таныш, – ди ул. – Районыбыз өчен кирәкле булган һөнәрне сайларга булдым, авыл хуҗалыгы техникумының механикалаштыру бүлеген тәмамладым, алган белемнәрне хәзер тәҗрибәдә кулланам. Бүгенге көндә җирләрне культивацияләү белән шөгыльләнәм, бер сменага 60-70 гектар эшкәртәм. Хезмәтем миңа ошый, эш шартлары яхшы, техника сынатмый, нинди дә булса читенлекләр килеп чыкса, тәҗрибәле хезмәттәшләрем һәрчак мөһим киңәшләрен бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев