Җаваплылыкка җәлеп иткәннәр
Республикада алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге вәзгыять – контрольдә.
(Тәтеш, 22 июнь, «Тәтеш таңнары»).
– 2023 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Тәтеш районы алкоголь продукциясен ваклап сатуның җирле базар торышын бәяләү рейтингында 34 нче урында тора. Сүз уңаеннан, 2022 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча район рейтингның 45 нче урынында иде, – дип хәбәр итте ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органындагы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече-эксперты Елена Сазонова. – Хисап вакыты эчендә районда 4,5 мең декалитр алкоголь продуктлары сатылган, бу узган елның шушы вакытына карата 110 процент. Алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм бетерү буенча мобиль төркем тарафыннан быелның өч аенда өч хокук бозу очрагы ачыкланган, 140 литр чамасы алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. Барлык хокук бозулар буенча административ материаллар төзелгән, ә гаеплеләрне җаваплылыкка җәлеп иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев