Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Авария” бетерелде

Тәтеш энергетиклары авариягә каршы күнегүләр үткәрделәр. Тәтеш РЭСының оператив-диспетчерлык персоналы һәм 133нче янгын часте ут сүндерүчеләре районның энергия системасы участогында "аварияләрне" бетерүдә эшләделәр. Сценарий буенча, диспетчерга Урюм янындагы подстанциядә җитешсезлек килеп чыгуы турында хәбәр керде. Дежур электромонтер моның кайсы электр тапшыру линиясендә булуын ачыклады. Шуннан соң электриклар Николай Коробов һәм...

Тәтеш энергетиклары авариягә каршы күнегүләр үткәрделәр.
Тәтеш РЭСының оператив-диспетчерлык персоналы һәм 133нче янгын часте ут сүндерүчеләре районның энергия системасы участогында "аварияләрне" бетерүдә эшләделәр. Сценарий буенча, диспетчерга Урюм янындагы подстанциядә җитешсезлек килеп чыгуы турында хәбәр керде. Дежур электромонтер моның кайсы электр тапшыру линиясендә булуын ачыклады. Шуннан соң электриклар Николай Коробов һәм Федор Ратниковлар кырга чыгып киттеләр. Үз эшләренең осталары һава линиясендәге кыска ялганышны тиз арада бетерделәр. Әмма соңрак комплектлы-трансформатор подстанциясендә (КТП) ут чыгуы ачыкланды, аны бетерү өчен янгын сүндерүчеләр ярдәме таләп ителде. Чакырудан соң берничә секунд узуга сирена тавышлары ишетелде - МЧС хезмәткәрләре ярдәмгә ашыктылар. Бу көнне Тимур Нуриев каравылы дежур иде. Каравыл начальнигыннан оператив күрсәтмәләр алуга эшкә керештеләр: берәүләр - җиңсәләрне әзерләделәр, янгын сүндерү машинасын җиргә тоташтырдылар, башкалар ут сүндерделәр. Кыска гына вакыт эчендә янгынны җиңделәр.
"Мондый чараларны без ел саен җәй ахырында уздырабыз, - диде Тәтеш РЭСы оператив-диспетчерлык төркеменең әйдәп баручы инженеры Марат Ибәтуллин. - Хезмәткәрләребезнең көчләрен сыныйбыз, һава линияләрендәге җитешсез урыннарны табу, комплектлы трансформатор подстанцияләрендә чык­кан янгынны сүндерү буенча аларның күнекмәләрен тикшерәбез".
Эш аеруча да җаваплы һәм куркыныч - чөнки үткәргечләрдә 10 мең вольтлы ток йөри, ә трансформатор аның көчәнешен көнкүреш өчен 380 вольтка кадәр төшерә. Бу юлы бригадага әзерләнгән хәл иң катлаулыларның берсе иде. Әмма янгын сүндерүчеләрнең дә, энергетикларның да уйлап торырга вакытлары булмады - һәр секунд исәптә, чөнки КТП шартлап, бәхетсезлек килеп чыгарга мөмкин.
"Йомгак ясап, хезмәткәрләребез бүген "дүртлегә" эшләделәр дигән нәтиҗәгә килдек, - ди "Сетевая компания" ААҖның Буа филиалы РЭС начальнигы Виктор Демагин. - Тулаем алганда хезмәтне сак­лау таләпләреннән читләшү һәм шундый аварияле хәлләрдә өзек­лекләр булмады".
Виктория БЕЛОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X