Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авиатранспорт белән чит илдән кайткан гражданнарга нәрсәне белергә кирәк

Коронавирус инфекциясен читтән алып кайтып таратмауга юл куймас өчен, безнең республикада кирәкле барлык чаралар кулланыла.

(Тәтеш, 12 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). РФ Баш дәүләт санитария табибы Карары (№ 22, 27.07.2020) нигезендә, һава транспорты белән чит илдән кайткан Россия Федерациясе гражданнары дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталына (аннары – ДХБП)  (https://www.gosuslugi.ru) теркәлергә һәм Россиягә очар алдыннан (билетны сатып алган вакытта, әмма рейска теркәлгәннән соңга калмыйча) кайтучылар өчен “Россия Федерациясенә кайтучыларны теркәү” дигән электрон төрдәге анкетаны тутырырга тиешләр, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары”на Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге.

Чит илдән кайткан көннән алып өч календарь көн дәвамында ПЦР ысулы белән COVID-19га лаборатор тикшерү узарга һәм “Россия Федерациясе территориясенә кайтучылар өчен яңа коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тәкъдим итү” төрен тутырып, лаборатор тикшерү нәтиҗәсе турындагы мәгълүматны ДХБПга куярга. Халыкара авиарейслар бүгенге көндә Төркия Республикасыннан гамәлгә ашырыла. Чит илдән кайтучылар өчен анализлар тапшыра алу мөмкинлеген булдыру максатында, пассажирлар кайткач ук COVID-19га  анализ тапшыра алу мөмкинлеге Роспотребнадзор һәм ТР Сәламәтлек сак­лау министрлыгы тарафыннан турыдан-туры Казан аэропортында ук оештырылган.

ТР буенча Роспотребнадзор ДХБПда теркәлгән исемлек белән һава транспортында чит илдән кайткан пассажирларның исемлеген тикшерү буенча эшләрне даими нигездә уздыра. ДХБПга теркәлгән затларның исемлеге, COVID-19га лаборатор тикшерү узмаучылар һәм ДХБПга лаборатор тикшерү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны урнаштырмаучылар (РФ Баш дәүләт санитария табибының 2.1нче пункттагы карарын бозу (№ 7, 18.03.2020) – РФ АХБ Кодексының 6.3нче маддәсе 2нче өлеше буенча административ хокук бозу булып тора) Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр ­министрлыгына тикшерүгә бирелә.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев