Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл өчен янып яши

Хәзерге яшьләрнең бик азы гына авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлый.

Әмма шулай да, укуларын тәмамлагач авылга эшкә кайтучылар да бар. Яшь белгеч Алмаз Муллинны "Парадиз" ҖЧҖның товарлыклы-сөтчелек фермасында күргәч, бу берәрсенә ярдәм итәргә килүчедер инде дип уйладым. Юк икән, тормышка уңай карашлы бу егет әлеге хуҗалыкның ветврачы булып чык­ты. Ул бирегә Олы Тарханнан йөреп эшли икән. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, Буа ветеринария техникумында укый. Күңелле студент еллары бик тиз үтеп китә. Аннары армиядә хезмәт итеп кайта. Шуннан соң, районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Ринат Хәкимов аңа белгечлеге буенча эш тәкъдим итә. Ул озак уйлап тормыйча, ризалаша һәм эшкә керешә. Өйләнеп гаилә корып җибәрә. Сатучы булып эшләгән хатыны Оксана, хәзер бала белән өйдә утыра, кызларына инде 7 ай булган.

Алмаз кечкенәдән үк мал-туар яраткан. Һөнәр сайлаганда шул да этәргеч булган, күрәсең. Эшли башлавына бер ел тулган. Ике авыл арасындагы чак­рымнар аны куркытмый, эшкә йөрергә үз машинасы бар.

- Һөнәремне яратам. Эштә билгеле, төрле чак­лар була. Бозау караучылар да, сыер савучылар да тәҗрибәлеләр, күптәннән эшләүчеләр. Аларны өйрәтәсе юк, барсын да үзләре белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Бозауларны салкын ысул белән үстерәбез. Кирәк кешегә сатабыз да, хезмәт хакы хисабына да алалар, - диде Алмаз. Синең бер проблемаң да юк, алайса дигәч, ул, - бар инде, булмыйча, иң күңелне тырнаганы, Олы Тархандагы Чернышевский урамы язын һәм көзен үтеп йөри алмаслык була. Кечкенә балалар урамга уйнарга чыга алмыйлар, укучыларга да йөрергә читен. Андагы сазлыкны җәяү дә ерып чыгарлык түгел, машиналар хакында әйтеп тә торасы юк, аларны урам башында ук калдырабыз. Югыйсә, күп тә түгел, 500 метр ара. Таш булса да җәяргә иде дигән хыял белән яшибез. Мондый хәл бездә генә түгел, тирә-як авылларда да күзәтелә. Әлеге проб­лема чишелү тапсын иде. Шуны да әйтәсем килә, авылда калган яшь белгечләргә дәүләт ярдәм күрсәткәндә безгә дә эшләве күңелле, киләчәккә өметебез бар.
Ни дисең инде бу кыю егеткә. Афәрин, генә дия­се кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X