Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автовокзал кая киткән? - сорый тәтешле

Гәҗит хәбәрчеләребез автовокзалга юл тотты.

(Тәтеш, 5 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Бүген туган ягымда булдым. Шәһәребез матурлана һәм заманча күренеш ала бара. Барысы да бик шәп булыр иде, әгәр дә бер “ләкин” булмаса: автовокзал кая киткән? Тәтештән хәзер Чабаксарга, Казанга, күрше районнарга китеп була, автобуслар йөреп тора, ләкин, киткәндә, кире әйләнеп кайтырга теләк булырмы икән? Туганнарны күрәсе килә, әлбәттә, әмма автобустан чыккач, автовокзалның бикле ишекләренә тап буласың, шундый салкын вакытта. Без бит кечкенә станциягә түгел, ә Тәтеш шәһәренә кайтабыз. Кешеләр өчен җылы бина ясарга була бит инде. Кайберәүләр чираттагы автобус килүен суыкта сәгатьтән артык көтеп тора”.
А. Замараева

Гәҗит хәбәрчеләребез автовокзалга юл тотты. Без көтеп тору залына бернинди мәшәкатьләрсез кердек, андагы эскәмиядә бер кыз утыра иде. “Автобус белән сирәк йөрим, шулай да мин кайткан чакта автовокзал һәрчак ачык була”, – дип уртаклашты Нәсимә һәм җәмәгать транспортыннан бары тик эш көннәрендә, шулай ук көндезләрен генә файдалануын билгеләп үтте. Биредә үк, автовокзал бинасында, почта бүлеге урнашкан. “Минем эш көне 9дан кичке 5кә кадәр, бу вакытларда автовокзал ачык тора”, – дип сөйләде почта хезмәткәре Наталья.
Шулай итеп, хәбәрчеләр автовокзал ишегенең бары тик эш көннәрендә 9дан 17 сәгатькә кадәр генә ачык ­булуын ачыклады.

Автовоказал бинасы Тәтеш АТПсына карый. Аның директоры Юрий Ишелев хәлне болай дип аңлатты: ”Безнең предприятие Тәтеш – Ульяновск маршрутына хезмәт күрсәтә, көнгә нибары ике рейс ясыйбыз. Ике кассир һәм техник хезмәткәр тоту файдалы түгел. Башка маршрутлар буенча кешеләр йөртүче автобуслар билетларын турыдан-туры салоннарында саталар, килешү төзүдән баш тарталар”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев