Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл халкына кибет кирәк

Тәтеш районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары дәвам итә.

Узган атнада сала халкының район җитәкчелегенә сораулар бирү һәм проблемалары хакында сөйләү мөмкинлеге булды: Льяш һәм Зур Әтрәч авыл җирлекләрендә район башлыгы урынбасары Евгений Курков катнашында ике очрашу узды.
Тәкъдим-теләкләр күп
Льяш җирлеге башлыгы Ирина Тихонова халыкка территорияләрне төзекләндерүдә ярдәм иткәннәре, мәдәни чараларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
"Бүгенге көндә җирлектә 319 кеше яши, шуның 220се эшкә яраклы яшьтә. Барлык өч авыл да Олы Шәмәк амбулаториясенә беркетелгән, бу кайбер уңайсызлыклар тудыра - кешеләргә анда барып җитү кыенрак. Тәтеш үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенә бездә яшәүчеләрне район хастаханәсенең гомум тәҗрибә табиблары да кабул итсеннәр иде дигән үтенечне җиткерәсе килә", - диде ул үзенең докладында.
Үткән елда савым сыерларына һәм кәҗәләргә субсидия суммасы, моңардан җирлектә яшәүчеләр файдаланган, 180 мең сум тәшкил иткән. Үзара салым программасы буенча җыелган акча ярдәмендә Льяш һәм Олы Бисәр зиратлары коймалап алынган, урамнарга яктырткычлар сатып алынган, урам юллары тигезләнгән, каты көнкүреш калдыкларын җыю урынының тирә-ягы әйләндереп алынган. Агымдагы елда башланган эшләрне дәвам итү һәм Ямбактыда зиратны тоту, җәен авылны төзекләндерү өчен бензин пычкысы сатып алу, яктырткычларны алыштыруны дәвам итү планлаштырыла.
Җирлектә өч авыл хуҗалыгы предприятиесе үз эшчәнлеген тормышка ашыра: "Маяк" ҖЧҖ (төп эш бирүче һәм салым түләүче), "Содружество" ҖЧҖ һәм "Новая заря" ҖЧҖ, шулай ук сигез КФХ.
"Маяк" ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Ахтонов былтыр хуҗалыктагы эшләрнең торышы хакында доклад һәм 2018гә планнары белән чыгыш ясады. Районның агросәнәгать комп­лексы системасында фидакарь тырыш хезмәтләре һәм җирлекнең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Виктор Самаркин, Вера Аптрейкина, Раиса Шумилкина район башлыгы Рәхмәте белән билгеләп үтелделәр.
Җирлектә проблемалар аз түгел. Шуларның берсе - Льяш белән Ямбактыда кибет булмау: хәзерге вакытта беренчел кирәк-ярак товарлар белән сәүдә итүне автолавка тормышка ашыра. Кешеләрне шулай ук суүткәргечне ремонтлау мәсьәләсе дә борчый.
Дәүләт ярдәменнән файдаланалар
Район җитәкчелеге катнашында тагын бер җыелыш Зур Әтрәч җирлегендә булды. Биредә даими 512 кеше яши, шуның 194е пенсионер һәм 250се эшкә яраклы яшьтәгеләр.
"Кешеләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә торган дәүләт ярдәменнән актив файдалана. Үткән елда Зур Әтрәчтә яшәүче Илнар Сәйфуллин 200 мең сум субсидиягә ирешеп, сигез баш мөгезле эре терлек сатып алды һәм мини-ферма оештырды. Халыкка кош-корт, ат сатып алуга, ветеринария хезмәтләренә субсидияләр бүлеп бирелде", - дип билгеләп үтте Илнур Юнысов.
Үзара салым акчасы җыю буенча Зур Әтрәч авыл җирлеге алдынгылар исәбенә керә. Үткән елда халык тарафыннан 204 мең сум җыелган, субсидия ярдәмендә бу сумма 816 мең сум тәшкил иткән. Әлеге акчага Никифоровкада зират өлешчә әйләндереп алынган, бу эшне дәвам итәр өчен материаллар сатып алынган, кое яңартылган. Зур һәм Кече Әтрәчтә юллар ремонтланган һәм яктырткычлар урнаштырылган, суэтем башнясының тирә-як территориясе төзекләндерелгән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәлен төзү, чишмәләрне тәртипкә китерү, каты көнкүреш калдыклары урынын тотуга материаллар сатып алынган. Үзара салым программасы буенча бүгенге көндә кешеләр тарафыннан инде акчаның 50 проценты җыелган. "Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ төп товар җитештерүче һәм эш бирүче булып тора, анда җирлектәге 65 кеше хезмәт куя, һәм "Заһидуллин" КФХда - 11 кеше.
Агрофирма җитәкчесе Радик Нургалиев үткән елгы нәтиҗәләр турындагы доклады белән чыгыш ясады. Районның агросәнәгать комплексы системасында тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен хуҗалык терлекчеләре Расих Габбазов, Мәрзыя Юнысова, механизаторлар Данил Шакиров, Әнвәр Минневәлиев, сыер савучы Гөлфирә Садыйкова район башлыгы Рәхмәте белән билгеләп үтелделәр. Агрофирма эшчәннәре Айгөл һәм Илнар Сәйфуллиннар икенче балалары туу хөрмәтенә акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Зур Әтрәчтә яшәүчеләр очрашу ахырында район башлыгы урынбасарына авылда яңа кибет һәм мәдәният йорты төзү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Евгений Гаврилович моңа җавап итеп, авыл халкының яңа мәдәният учагы һәм сәүдә ноктасы булачак диде, әмма аңа берникадәр вакыт кирәк.
Ике очрашуга нәтиҗә ясаганда, торак пунктларда уңай үзгәрешләр барлыгы күренә. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче һәм дәүләт ярдәменнән файдаланучы кешеләрнең саны арта бара, үзара салым буенча акча җыю алып барыла, моңа авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү тормышка ашырылачак, авыл хуҗалыгы предприятие­ләре тарафыннан сала кешеләренә иганә ярдәме күрсәтелә. Льяш авыл җирлегенең район гәҗитен укучылар саны буенча озак вакытлардан бирле алдынгылыкта баруы, ә "Нур" агрофирмасы"ның подписка барышында безнең гәҗитне яздыруда ярдәм итүе барыбызны да ихластан сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев