Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Авыл халкының мәшәкатьле чагы

    Аграрчылар кыр эшләре һәм азык әзерләү барышын тикшерделәр.

    "Татарстан" һәм "Содружество" авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәттәшләрен каршы алдылар. Район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев катнашындагы киңәшмәдә азык әзерләү, үсемлекләрне саклау, сабан культураларын тукландыру, пар җирләрен эшкәртү, картайган күпьеллык үлән басуларын сөрү һәм башка мәсьәләләр каралды.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков күпьеллык үләннәрне җыеп алуны 25 июньгә тәмамлау бурычын куйды. Сөткә бәяләр тотрык­лы һәм продукциягә сорау булганда сыйфатлы азыкларны җитәрлек әзерләү һәркемне кызыксындырырга тиеш.
    Евгений Курков июньдә терлекчелектәге эшләргә анализ ясап, абзарларны ремонтлау мәсьәләсен дә игътибардан читтә калдырмады.
    Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Николай Кудряшов күпьеллык үләннәрнең беренче чабымын җыеп алу, азык әзерләү темп­лары, үсемлекләрне саклау, сабан ашлыкларын тукландыру, картайган үләннәрне сөрү, чиста парларны эшкәртү барышы һәм күләмнәре турында җентекле чыгыш ясады.
    Олы Тарханда җитәкчеләр яңа гына төзелеп беткән участок ветеринария пункты бинасын карадылар, хәзер аның тирә-ягын төзекләндерү эшләре бара. Аркадий Семенычев хуҗалык җитәкчеләренә аның территориясен төзекләндерүдә өлеш­ләп катнашырга һәм акча кертергә тәкъдим итте, 2015 елда районның төньяк өлешендә дә шундый объект төзү планлаштырылуы хакында сөенечле хәбәр җиткерде.
    Узган елгы калдыкны исәпкә алып, районда бүгенгә бер шартлы малга 7,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Бу өлкәдә "Авангард" (19,8 центнер азык берәмлеге), "Колос" (12,2), "Содружество" (6,9) нәтиҗәле эшләгәннәр. "Теюшское" УПХ, "Родина" агрофирмасы, "Хөсәенов" КФХ җитәкчеләре гадел тәнкыйтькә дучар булдылар, киңәшмә булган көнгә аларда бер шартлы малга 1 центнер азык берәмлегеннән дә кимрәк әзерләнгән иде. Бүген азык җитештерүдә һәркемнән бердәмлек һәм эшне тиешенчә оештыру таләп ителә, чөнки маллар кышлату шуңа бәйле булачак, димәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисады да.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: