Авыл җирлегендә кимендә өч ел яшәгән яшь аналарга акчалата түләү Тәтеш районында дәвам итә.
Беренче сабые якты дөньяга аваз салган вакытта 25 яшь тулмаган әниләргә бер тапкыр 50 мең сум акча бирелә.
(Тәтеш, 25 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Авыл җирлегендә кимендә өч ел яшәгән яшь аналарга акчалата түләү Тәтеш районында дәвам итә.
Беренче сабые якты дөньяга аваз салган вакытта 25 яшь тулмаган әниләргә бер тапкыр 50 мең сум акча бирелә. Өченче баласын тудырганда әни кешегә 29 яшь тулмаган гаиләләргә икеләтә артык – 100 мең сум.
2018 ел башыннан сабыйлары туган 23 гаилә Республика матди ярдәм үзәгенең 39нчы санлы бүлегенә әлеге уңайдан мөрәҗәгать иткән. Шуларның 18е – беренче, 5се – өченча бала. 2019 елда әлегә мөрәҗәгатьләр булмаган. Белешмә өчен телефон: 8(84373)2-62-33.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев