Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылда дини йолалар саклана

Түбән Тархан авылы кешеләре үз җирләрендә мәчет эшләвенә чын күңелдән шатланалар.

(Тәтеш, 4 август, “Тәтеш таңнары”). 
Аллаһ йортында бүгенге көндә Фәрит хәзрәт Булатов имамлык итә.

–     Мәчеттә имам булып миңа кадәр Габдулла абый Кәлимуллин эшләде. Ул вафат булгач, район мөхтәсибәте тарафыннан мине билгеләп куйдылар. Аңа кадәр үк инде, якынча 2011 елларда, мәчеткә намазга йөри башлаган идем. Шул вакытларда мәчетнең эчке ягы төзекләндерелеп, нигезе ныгытып ясалган иде. Бүгенге көндә мәчеткә авыл кешеләре җомга намазына киләләр. Авылда дини йолаларны башкарып торам. Көнкүрешкә килгәндә, халык сәдака биреп тә, кирәк-яраклар өчен акчалата да ярдәм итә. Шулай ук районыбызның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Тә­тештә яшәүче Дамир Шәй­дуллов мәчетнең эчке якларын төзекләндергәндә, җылылык керткәндә, нигезен ясаганда кирәкле әйберләр белән булышлык күрсәттеләр, – ди Фә­рит хәзрәт. – Зиратлар өс­тен коймалап алырга ният­ләп торабыз. Материал китергәч үк эшкә тотыначакбыз. 

Түбәнтархан-лылар да авыл мә­чете турында өлкән кешеләр сөйләгән  мәгълү­матлары белән уртаклаштылар. 

“Өлкән буын сөйләвенчә, авылда ике мәчет булган. Берсе түбән очта һәм икенчесе – югары очта. Беренче мәхәллә һәм икенче мәхәллә дип йөртелгәннәр. Беренче мәхәллә 1850 елдан алып 1932 елларга кадәр мәчет булып торган. Авыл Кече Тархан дип йөртелсә дә, анда халык бик күп булган, меңнән күбрәк кеше яшәгән. Гаеткә, җомга намазына килгән кешеләр хәтта мәчеткә сыймаганнар. Халык бик дини булган. Әлеге мәчетләр ябылгач, кешеләр кемнәрнең йорты зур, шуларга җыелганнар. Гает Сәитгәрәй абый Га­лиәкбәровларда, Хатыйп бабай Галиәкбәровларда, Абдуллаҗан бабай Измайловларда, Рабига әбиләрдә укыла торган булган. Бары тик мәчет булгач кына авыл халкы иман йортына йөри башлаган. Беренче мәхәлләдә иң беренче Кыям бабай имам булган. Мәчет ябылгач, халык өйдән-өйгә йөргәндә Шәйхелислам бабай Галиев имамлык иткән. Ул халыкны өндәп, үзе белән йөртә торган булган. Хәзерге мәчетне шул вакыттагы колхоз рәисе Фәннур абый Ибәтов 1991 елда балалар бакчасы итеп төзеткән булган. Ул ни сәбәпледер ике ел буш торган. Шуннан соң авылдашларыбыз Шәүкәт абый Ахтапов белән Корбангали бабай Фәттахов әлеге бинаны мәчет итеп үзгәртү үтенече белән Фәннур абый янына барганнар, – дип сөйли авылның мәдәният хезмәткәре Гүзәл Шәмсетдинова. – Колхоз рәисе ризалык биргәч тә әле, бина якынча тагын ике еллап файдаланылмаган. Бары тик аңарга манара куйгач кына, 1995 елда мәчет булып эшли башлаган. Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт бабайны имам итеп билгеләп куйганнар. Ул хезмәтеннән киткәч, имамлык итү Миңшәриф бабай Хәбибуллинга тапшырылган. Аннары Габдулла бабай Кәлимуллин имам булды. Аның вафатыннан соң Фәрит абыйны билгеләп ­куйдылар. Мәчетебездә корбан ашлары, ифтарлар үткәрелеп тора. Халык моңа бик сөенә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев