Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Авылда почта булу бик мөһим

    Келәш һәм Льяш почта элемтәсе бүлекләре хезмәткәрләре “Тәтеш таңнары”, “Авангард” газеталарына агымдагы елның беренче ярты еллыгына абунә планын арттырып үтәделәр.

    (Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”) Фирдәнә Сәгыева Ке­ләш халкына инде 36 елдан бирле хезмәт күрсәтә, Татьяна Подакова – аның Тоншермадагы ярдәмчесе. 

    – Эшкә мин очрак­лы рәвештә килдем, – ди Фир­дәнә Сөләйман кызы. – Балачак дус­тымның әнисе Мө­бәсирә апа почтада эшләде, ә инде ул лаеклы ялга китәргә җыенгач, миңа үз урынында калырга тәкъ­дим итте, мин ризалаштым. 1985 елның февралендә хат ташучы булып эшкә килдем, ә мартта инде почта бүлеге начальнигы итеп билгеләделәр. Башта җиңелләрдән булмады әлбәттә, кайчакларда күз яшьләре дә акты, шулай да Мөбәсирә апа булышты, Тәтештә өйрәнү уздым. Шушы еллар эчендә компьютерны да, яңа программаларны да үзләштердем, шулхәтле тартылдым, үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмыйм. 
    Фирдәнә Сөләйман кы­зы хәзерге вакытта началь­ник та, шул ук вакытта хат ташучы да бу­лып тора. Ке­ләштә халык исәбе аз түгел – 136 йорт хуҗалыгын йө­реп чыгарга, кемгәдер кор­респонденцияләр, кай­берләренә пенсия, һәм һәр­­кемгә дә – комму­наль хез­мәт­ләр өчен кви­тан­цияләр таратып чыгарга кирәк. Әле тагын күпме исәп-хисап төзергә, документларны эш­кәртергә кирәк. Ул барысына да өлгерә, язылу кампаниясен оештыруда ярдәм иткән, аңлаган авылдашларына рәхмәт белдерә.

    Татьяна Подакова Тоншермада дүртенче елын эшли. Почта бүлеге начальнигы үзенең хезмәттәшенә сөенеп туя алмый.
    – Җаваплы, кодрәтле, – ди ул аның турында. – Үзенең эшен бик оста башкара, үзе машина да йөртә. Иртә белән документлар буенча төгәл хисап тота, авыл кешеләренә кирәкле әйберләрне дә ала. Аның белән миңа да, кешеләргә дә җиңел.


    Льяш почта бү­лекчә­сен­дәге хезмәткәр Надежда Деревенская эш стажы буенча әле яшьләр рәтендә, шулай булса да авырлыклар аны куркытмый. Ул Льяштә һәм Олы Бисәрдә начальник та, хат ташучы вазифасын да үти.


    – Мин үзем Олы Би­сәрдән, үземне яңа һөнәрдә сынап карарга булдым, – ди ул. – Әлегә барысы да җиңел бара дип әйтә алмыйм, өйрәнәм генә әле, элеккеге почта бүлеге начальнигы Татьяна Александровна Беловага рәхмәт – һәрчак әйтеп тора һәм ярдәм итә. Эшләргә кирәк, өстәвенә, минем хезмәтем якташларым өчен мөһим. Льяштә 30дан артык йорт хуҗалыгы исәп­ләнә, авыл кешеләре кви­танцияләрне түләргә дә, пенсия алырга да, товар сатып алырга да киләләр, кибет юк бит. Башта әлеге авылга хезмәт күрсәтәм, аннары туган җирем Олы Бисәргә барам, анда миңа һәрбер кеше таныш. Үземә карата ихтирамлы карашны тоям, кешеләр авылга почтаның мөһим икәнлеген аңлыйлар, һәм мин эшләвемә ихластан сөенәм.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: