Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылда йорт төзиләр, димәк, ул яши

Авылдагы чиста урамнарны, төзек йортларны күргәч – күңел шатлана. Менә Алабирде авылында да бетон болгатучы җайланманың һәм бензин пычкысының гөрелтесе игътибарны җәлеп итте.

(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары", Алинә Нуриева, Билал Гыймранов фотосы).  Авылдагы чиста урамнарны, төзек йортларны күргәч – күңел шатлана. Менә Алабирде авылында да бетон болгатучы җайланманың һәм бензин пычкысының гөрелтесе игътибарны җәлеп итте. 

Ачыкланганча, бу Гөлия һәм Алмаз Зиннәтуллиннарның яшь гаиләсе ике катлы йорт – туган җирдә ныклы нигез төзи икән. 
“Бездә тотрыклылык күзәтелә: быел да авылда ике яңа йорт барлыкка киләчәк, – дип уртаклаша Алабирде авыл җирлеге башлыгы Билал Гыймранов. – Фәридә һәм Венер Талиповлар гаиләсе (рәсемдә) дә шулай ук яңа иркен йорт кора, ә Зөлфия һәм Фәрит Галиевлар өйләренә капиталь ремонт ясады, һәм ул бөтенләй дә яңарып китте. Туган авылда шундый үзгәрешләр булу, яшь гаиләләрнең һәм озак яшәүче тәҗрибәле гаиләләрнең үз хуҗалыкларын төзекләндерүе ничек сөендермәсен инде?

Күпләрнең йортларында барлык уңайлыклар: кайнар су, газ, канализация бар. Авылда да бернинди җитешсезлекләр юк, бары тик тырышырга гына кирәк”.

“Авыл яши, үсә икән, димәк, аның киләчәге өметле, – дип өсти ФАП мөдире Әлфия Гайнетдинова. – Алабирдедә хәзерге вакытта 32 мәктәпкәчә сабый исәпләнә. Авылда ел саен уртача 5әр нарасый туа. Быел инде икәү туды: Фирүзә һәм Рифат Шәнгәрәевләр гаиләсендә ул икенче бала; Алинә һәм Рифат Мохитовларның – дүртенче. Ел азагына сабыйлар саны артыр­ дип көтелә”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев