Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыр вакытта бергәләп булышыйк

Килдештән Соколовлар гаиләсендә бәла-каза – янгын чыккан.

 (Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары").   Килдештән Соколовлар гаиләсендә бәла-каза – янгын чыккан.

“Бу көнне җил бик тә көчле булганлыктан, ут телләре гараждан тиз генә мунчага һәм йортка “сикерде”, – ди гаиләсе белән кече ватанына кунакка кайткан Иван Соколов. – Хатыным өйдән ничек итеп кызны һәм карт әбине алып чыгарга өлгерүе турында куркынып сөйли, ә әни белән без нәкъ тә менә өйдә юк идек. Янгын сүндерүчеләр килгәч, булдыра алганча сүндергәннәр”. 

Гаилә өчен әлеге авыр сәгатьләрдә кешеләр битараф калмаган һәм ярдәм кулы сузган. “Авангард” җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге, туганнар, авылдашлар безгә финанс ярдәме күрсәтте. Дөньяда игелек­ле кешеләр, янәшәдәгеләренең бәласенә ваемсыз калмаучы, сүз белән дә, эш белән дә булышучылар булуына чираттагы тапкыр инандык, – дип уртаклаша йорт хуҗабикәсе Антонина Соколова. – Аларның мәрхәмәтле гамәлләре һәм киң күңеллелек күрсәтүләре үзләренә бихисап яхшылык булып әйләнеп кайтсын иде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев