Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авырулар дәваланырга тиеш

Туберкулез – хроник инфекция­ле чир, үпкә туберкулезы аның иң киң таралган төре булып тора.


(Тәтеш, 10 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров).  Туберкулезның ике – ачык һәм ябык төре була, аларның берникадәр аермалыклары бар. Ачык төрдәге туберкулез башка кешенең организмына эләгә торган бактерияләр таратучы булып тора. Ябык төрдәге ­туберкулез тирә-юньдәгеләр өчен куркынычсыз булуы бе­лән аерылып тора, чир күрсәтелгән билгеләрсез уза, озак вакытларга кадәр сузыла.

“Туберкулез һава-тамчы юлы белән, азык-төлек, савыт-саба аша күчә. Тәтеш үзәк район хас­таханәсендә бүгенге көнгә 11 кеше ачык төре белән исәптә тора, һәм 31е – туберкулезның ябык төре белән. Соңгы вакытларда туберкулезның кимүе күзәтелә. Дөрес, быел, күчмә флюорография комп­лекслары белгечләре тикшерүләреннән соң, авылларда ике елдан артык белгечләргә мөрәҗәгать итмәгән кешеләрдә чир очраклары ачыкланды”, – дип билгеләп үтә табиб-фтизиатр Лилия Галина.

Аның әйтүенчә, күкрәк читлеге органнарына рентгент тикшерүе үткәрү, флюорография – туберкулезны ачыклауның иң төп ысулларының берсе. Ә менә йоктыруны булдыр­мас өчен, вакцина һәм ревакцинаны вакытында ясатырга, гигиена кайгыйдәләрен үтәргә һәм сак булырга кирәк. Шулай итеп, медицина хезмәткәрләре, чирле белән аралашучылар, йөкле хатыннар, ВИЧ-инфекциялеләр, иммунитеты кимегән кешеләр куркынычлылар зонасына керә. 

“Дәвалануның нәтиҗәсе күп яктан барлык таләпләрне үтәүдән һәм авыруның ярдәм сорап ничәнче стадиядә мөрәҗәгать итүеннән тора. Алар белән аралашучылар, шулай ук елга ике тапкыр тикшерү үтәргә тиеш. Якыннарның булышлыгы да зур әһәмияткә ия”, – ди Лилия Фәһим кызы.

Ахырдан шунысын билгеләп үтик, туберкулез белән чирләүчеләр дәваланырга бурычлы. Федераль законның (№ 77-ФЗ) 10нчы маддәсендә болай дип билгеләнгән: “Туберкулезның йогышлы төре белән авыручылар, санитар-­эпидемиягә каршы тәртипне кабат-кабат бозучылар, шулай ук туберкулезны ачыклау максатында тикшерүләрдән яисә туберкулезны дәвалаудан белә торып читләшүчеләр, суд карары нигезендә мәҗбүри тикшерүләр узар һәм стационар шартларда дәваланыр өчен туберкулезга каршы медицина учреждениеләренә салына”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X