“Аягым имгәнү аркасында мин өч айдан бирле “больничныйда”, мине эштән азат итәргә мөмкиннәрме?”
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
(Тәтеш, 28 март, «Тәтеш таңнары»). “Аягым имгәнү аркасында мин өч айдан бирле “больничныйда”, мине эштән азат итәргә мөмкиннәрме?” – дип сорый Тәтештән Сергей К.
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
“Вакытлыча эшкә яраклы булулыкны югалту сәбәпле, чирне (имгәнүне) амбулатор дәвалаган вакытта медицина хезмәткәре авырган кешегә 10 календарь көнгә кадәр хастаханә язуы бирә, аннары аны 30 көнгә кадәр озайтырга мөмкиннәр. Әлеге вакыт чыкканнан соң, “больничный” табиблар комиссиясе карары буенча, эшкә яраклы булу торгызылган көнгә кадәр, әмма 10 айдан да артык түгел, ә аерым очракларда табиблар комиссиясе карары буенча әледән-әле озайтып тору белән 30 календарь көннән дә ешрак түгел, 12 айдан да артмаган рәвештә бирелә. Хезмәткәргә бирелә торган эшкә яраксыз булу кәгазенең исәбенә ниндидер чикләүләр юк.
Еш яки озак авырган хезмәткәрне моңа бәйле хәл аркасында эштән чыгарырга ярамый. Өстәвенә, хезмәткәрне эшкә яраклы булмаганда, отпуск ялында вакытта эш бирүче (оешманың ябылу яисә шәхси эшкуарлык эшчәнлеген туктату очракларын исәпкә алмаганда) инициативасы буенча эштән азат итәргә ярамый. Кайбер очракларда хезмәткәрнең чирләве эш бирүчегә хезмәт мөнәсәбәтләрен туктату хокукын бирә, ләкин моның өчен тиешле медицина бәяләмәсе булу зарур. Сәламәтлек торышы буенча башка вазифага күчерүгә мохтаҗ хезмәткәрне эш бирүче күчерергә бурычлы. Әгәр хезмәткәр күчүдән баш тартса яки эш бирүченең тиешле дәрәҗәдәге эше булмаса, бу чакта ул хезмәткәрне медицина бәяләмәсендә күрсәтелгән барлык вакыт эчендә вазифасы саклану белән эштән җибәрергә тиеш. Эштән азат ителгән вакытта хезмәткәргә, кайбер федераль законнар, коллектив килешүләре, үзара килешүләр, хезмәт килешүләре тарафыннан каралган хезмәт кодексы очракларыннан тыш, хезмәт хакы түләнми.
Әгәр хезмәткәр медицина бәяләмәсе нигезендә 4 айдан күбрәк вакытка башка эшкә вакытлыча күчерүгә яисә даими күчерүгә мохтаҗ икән, бу очракта ул күчүдән баш тартса яки эш бирүченең тиешле хезмәте булмаса аның белән хезмәт килешүе туктатыла”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев