Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аз гына саксызлык – бәла-каза сәбәпчесе

Янгыннар гомер-гомергә чыгып тора, шулай да соңгы елларда аларның исәбе тайпылышсыз артты.

(Тәтеш,  14 декабрь, Тәтеш таңнары). Психологлар раслаганча, балалар ут һәм шырпы белән шаяруның куркыныч икәнлеген аңлыйлар: алар утның мәрхәмәтлелеген һәм явызлыгын, булдырганлыгын һәм юк итүен аңлыйлар. Өлкәннәрнең бурычы – балаларны моңа ышандыру, аларны бәла-казалардан алдан искәртеп куюда ярдәм итү.

Балалар өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр  үзләренең төрле-төрле уеннарында еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен һәм эшләрен кабатлыйлар, аларның хезмәтенә охшарга тырышалар. Баланың кызыксынуы зур. Өйдә берьялгызы калгач, аның шырпы кабын алып уйнамавына, кәгазь яндырып, урманда күргән кебек учак кабызып карарга теләмәвенә ышанырга ярамый. Ата-аналарга, өйдән чыгып киткәнче иң элек, олы балаларга яисә өлкәннәрнең берсенә сабыйны күзәтеп торуны йөкләп калдыру зарур. Сабыйларны бикле фатирларда, йортларда берүзләрен калдыру аеруча да куркыныч. Нәрсә килеп чыгасын уйламыйча да, балалар хәтта шырпы кабызырга да куркыныч саналган учак та тергезеп җибәрер­гә мөмкиннәр. Янгын чыккан очракта алар яна торган бинадан мөстәкыйль рәвештә чыга алмыйлар. Моннан тыш, уттан һәм төтеннән котылып калу ниятеннән, сабыйлар гадәттә шкафка, карават, өстәл астына качалар. Янгын вакытында балаларны эзләү җиңел эш түгел.

Зарурилык булганда бала ярдәмгә чакырыр өчен, үзенең адресын һәм янгын сүндерү каравылы номерын белергә тиеш. Балаларга начар үрнәк күрсәтмәгез: алар алдында тәмәке тартмагыз, тәмәке төпчеген кайда эләкте шунда ташламагыз, караңгы биналарны яктыртыр өчен кәгазь яндырмагыз. Шырпыларны балаларга күренми торган урында саклагыз. Төзексез яки үзегез ясаган электр приборларын һич кенә дә өйдә тотмагыз. Бары тик төзек, куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган сертификатлары булган, электр белән тәэмин итү чыганагыннан автомат рәвештә өзелә торган җайланма белән ясалган приборларны гына кулланырга мөмкин. Хәтерегездә тотыгыз – кечкенә генә саксызлык та зур бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин. Фаҗигале очраклар ачык итеп күрсәтә: балаларның янгында үлүнең төп сәбәпләре аларның куркыныч хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген белмәүләрендә чагыла. Шуңа күрә, баланы янгын вакытында үзен ничек тотарга кирәклегенә өйрәтегез, аңа эвакуация өчен мөмкин булган чыгу юлларын күрсәтегез. 

Уттан барлыкка килгән куркынычлылык хисләрен бала кечкенәдән үк белеп торырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү аның гадәтенә керергә тиеш. Исегездән чыгармагыз, балалар күбрәк олыларны кабатларга тырыша. Ут белән эш йөрткәндә үзегез чиктән тыш сак булыгыз һәм аның никадәрле куркыныч икәнлеген балаларга аңлатыгыз.

Илсур КАМБЕЕВ, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары  күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе һәм ТР буенча 
Россия гадәттән тыш хәлләрнең профилактик эшләр баш Идарәсенең  районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик  эшләр бүлеге начальнигы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев