Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бабайлар җирендә

Гореф-гадәтләрне, тарихны, мәдәниятне яшь буын өчен саклау – Зур Әтрәчтән “Шонгат” фонды директоры Мөнир Вәлиевнең омтылышы шундый.

(Тәтеш, 16 июнь, “Тәтеш таңнары”). Ул 1949 елның 11 маенда күп балалы гаиләдә туа. Вазифасы буенча педагог һәм йөрәк кушуы буенча тарихчының Казан заводларының берсендә берничә ел токарь һәм производствога өйрәтү мастеры булып эшләвен, хәтта коммунис­тик хезмәт ударнигы булырга да өлгерүен күз алдына да китереп булмый. Ләкин әтисе авырганлыктан, Мөнир Бәдретдин улы Зур Әтрәчкә әйләнеп кайта.

“Бу вакытта мин педагогия институтының физика-математика факультетында читтән торып уку бүлегендә белем ала идем. Туган авылга колхозда эшлим дигән ныклы ышаныч белән кайттым. Әмма шул чакта мәктәп директорын армиягә алдылар һәм мине аның урынына билгеләделәр”, – дип искә ала ул. Шуннан үз эшенә туг­ры кешенең мавыктыргыч педагогия юлы башланып китә, ул фәнгә тартылуның нәселдән килүенә ихластан ышана, чөнки әнисе дә аң-белем тарату вакытларында авыл кешеләрен белемгә өйрәтә, ә әтисе, җир үлчәүче һөнәрен үзләштереп, әле тагын Мәскәүдә раб­фак студенты да була.

Тормыш турында 
Мөнир Бәдретдин улының сөйләгәннәрен тыңлаганда, еракта калган үткәннәргә кайткандай буласың. Күз алдына зур шәһәр – Мең өйле Шонгаты килеп баса, ул XII гасырдан XVI гасырга кадәр  Зур Әтрәчтән ерак түгел урнашкан була. Тирә-як­ларда яшәүчеләр аның турындагы риваятьләрне буыннан-буынга тапшырган. Менә әңгәмәдәшебез дә өлкән кешеләрнең кай­чандыр тормыш кайнап торган җирлек хакында сөйләгәннәрен яхшы хәтерли, ә балачакта үзе дә шул урында берничә тапкыр балчыктан ясалган зур савыт кисәкләре таба. Шәһәрдән хәзер кабер ташлары белән борынгы зират урыны сакланып калган. Биредә тарихи белешмәне яктырту урынлы булыр: “Документ буенча теркәлгән беренче хәзинә 1882 елда табыла, иң зурысы – 463 тимер акча – 1954 елда табыла, галимнәр аны XIV  – XV гасырлар башы белән даталый, алар шулай ук үзенең акча сугу урыны белән дан тоткан Шонгатыда коеп ясалган булгандыр, мөгаен. Җирлектә яшәүчеләр соңрак бакыр акчалар һәм хәтта “Солтан Мәхмүтхан” дип язылган кашлы алтын йөзек табалар. Табылдыкларның күп өлеше респуб­ликабызның милли музеенда саклана”. 

Ата-бабалары җирендә туып-үскән Мөнир Вәлиев үзе яраткан урыннарны өйрәнү һәм аның тарихын сак­лап калудан башка бүтән юлны күз алдына китерә алмый. Әлеге юнәлештәге актив эшчәнлек 2006 елда башланып китә. “Ул чакларда мине авыл мәктәбенең язмышы борчыды, аны бар көчебезгә саклап калырга тырыштык. Моның өчен Казанга бардык, драматург Туфан Миңнуллин белән очраштык. Баксаң, аның да тамырлары безнең яклардан чыккан икән, ә Мең өйле Шонгаты турында сөйләгәннәрне балачакта ук ишеткән булган инде. Ул килергә вәгъдә итте һәм әманәтен үтәде, өстәвенә борынгы зиратны төзекләндерүгә миллион ярым сум күләмендә шәхси акчасын бүлеп бирде. Эшләрне тәмамлау уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада ул болай дигән иде: “Бабаларыбыз җирләнгән урыннарны табарга ярдәм иткән өчен әтрәчлеләргә рәхмәт”. Шул вакыттан алып, Казан мәдәният һәм археология институты вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, татар конгрессы һәм мөселманнарның Диния нәзарәте катнашында бездә Әтрәч укулары уза”, – дип сөйли Мөнир Бәдретдин улы.

Россиядә иң чиста су
Авылдашлар һәм иганәчеләр катнашында унике ел тырышып хезмәт кую дәверендә күп нәрсәләр башкарырга насыйп булган: борынгы шәһәр урнашкан территорияне төзекләндерүдән тыш, Зур һәм Кече Әтрәч тарихы турында дүрт басма дөнья күргән, “Шонгат” фонды тарафыннан Ислам кабул ителүнең мең еллыгына багышланган тантаналы чаралар үткәрелгән, “Син үз шәҗәрәңне беләсеңме?” дигән бәйге оештырылган, ел саен    мөселман дөнь­ясы вәкилләрен оештыручы Әтрәч укулары матур гадәткә әверелгән.

Мөнир Вәлиев Татарстанның барлык галимнәре һәм археологлары белән даими элемтәдә тора, җирлек тарихында элег­рәк билгесез булган факт­ларны таба һәм аларны җәмәгатьчелек белән уртаклаша. Җирле халык телендә “Изгеләр чишмәсе” дип аталып йөртелүче кизләү турында ул горурланып сөйли. Казанда суга анализ ясалган. “Россия­нең элегрәк тикшерелгән барлык чыганак­лары буенча чагыштырып караганда чишмәнең суы чистарак һәм файдалы үзлекләргә ия”, – ди туган якны өйрәнүче. Мөнир Бәдретдин улының планында Мең өйле Шонгаты тарихын ахырына кадәр торгызып бетерү. Ул борынгы шәһәр якын араларда, һичшиксез, туристлык маршрутына керер дип өметләнә, туган җире өчен янып-көеп яшәүче чын педагог һәм кеше буларак, яшьләрнең авылда калуы хакында хыяллана...
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев