Байрашта «Гаилә кыйммәтләре сандыгы» дигән уен программасы узды
Чарада балалар гаилә кыйммәтләре: мәхәббәт, сабырлык, үзара аңлашу, туган йорт җылысы турында сөйләштеләр.
12 ноябрьдә Байраш авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә кыйммәтләре сандыгы» дигән уен программасы узды. Бу хакта Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә.
Чарада балалар гаилә кыйммәтләре: мәхәббәт, сабырлык, үзара аңлашу, туган йорт җылысы турында сөйләштеләр.
«Мин үз гаиләмне беләм», «Ромашкалар җый», «Каршылык тап» дигән викториналарда катнаштылар, йорт һәм гаилә турында мәкальләр танып белделәр, табышмакларга җавап таптылар, «Минем гаиләм» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев