Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Байрашта Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция – аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы көне билгеләп үтелә.

Әлеге дата кысаларында мәктәптә мәгълүмат сәгате булды.

Балаларга Конституциянең барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр, Конституциянең структурасы белән таныштырдылар.

Укучылар ТР Конституциясенең татар халкының дәүләтчелегенә нигез салуын, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлекләрен тормышка ашыруын, аларны тигез хокуклы итүен белделәр. Шулай ук республикабыз символлары турында да сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев