Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакырчы авылы ындыр табагында хезмәт куючылар җырлар тыңлап эшлиләр

(Тәтеш, 5 август, “Тәтеш таңнары”).

Бакырчы авылы ындыр табагында хезмәт куючылар рух күтәренкелегендә, җырлар тыңлап эшлиләр.

– Агитбригада беркөнне “Бакырчы” хуҗалыгының ындыр табагына килеп, биредә эшләүчеләргә күңелле чара уздырды. Авылдашыбыз Навил Ибраһимов матур җырлары, кабатланмас моңлы тавышы белән күңелләребезне канатландырды, халык җырларын башкарып,  өлкәннәрне яшьлек елларына да алып кайтты. Балалар да үз сәләтләрен күрсәттеләр: матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Авыл китапханәсе китапханәчесе Хәмдия Әхсәнова төрле мәгълүматлар белән уртаклашып, газета һәм журналларның яңа саны белән таныштырды. Бу очрашу көне буена җитәрлек якты кичерешләр, матур тәэсирләр калдырды. Әлеге эш көнебез менә шулай күңелле узды, – дип хәбәр иттеләр бакырчылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев