Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү

ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге мәгълүматлары буенча, сабыйның эшләмәүче ата-анасына яки аның опекунына, уллыкка яисә тәрбиягә бала алган ата-анага бала туганда бер тапкыр бирелә торган акча түләнергә тиеш, ул элек социаль яклау органнары тарафыннан бирелә иде.

(Тәтеш, 16 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге мәгълүматлары буенча, сабыйның эшләмәүче ата-анасына яки аның опекунына, уллыкка яисә тәрбиягә бала алган ата-анага бала туганда бер тапкыр бирелә торган акча түләнергә тиеш, ул элек социаль яклау органнары тарафыннан бирелә иде.

– Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 18 886 сум 32 тиен тәшкил итә, – ди РПФның ТР буенча Тәтеш районында клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова. – Ике һәм аннан күбрәк бала туганда пособие һәр балага түләнә. Пособие бары тик ата-ананың икесенең дә яки аларны алмаштыручы затларның хезмәт урыны булмаганда һәм бала тугач 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән вакытта гына билгеләнә. Пособие бары тик гариза тапшырганда гына рәсми­ләштерелә. Гариза бирү өчен яшәү урыны буенча пенсия фондының клиентлар хезмәтенә 8(84373) 2-57-66 телефоны буенча алдан язылып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ярдәм чаралары турындагы сорауларга җа­вапларны гражданнар белән үзара бәйләнеш Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай) номеры буенча алырга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев