Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балага ышанычлы саклану тәэмин итегез

Вакцина ясату балаларны көчле авырулардан һәм аларның катлаулануыннан сакларга ярдәм итә.

Табиб-педиатр Гүзәл Еремеева ата-аналарга үз киңәшләрен бирә:

– Балаларга прививкаларны берничә сәбәп буенча ясарга кирәк. Берен­чедән, балалар ­организмы инфекцияләргә бире­шү­чәнрәк һәм, икенчедән, кү­мәк вакцина ясату коллектив иммунитет булдырырга ярдәм итә, бу җәмгыятьтә инфекцияләр таралуын булдырмый кала. 
Вакцина кызамык, дифтерия,  йогышлы тартышу чире (столбняк), полиомиелит кебек җитди һәм үлемгә китерүче авырулардан саклый. Ул авыру һәм үлем-җитем очракларын киметергә ярдәм итә, шулай ук эпидемияләр килеп чыгуны булдырмый кала.

Вакцинаның өч төп максаты бар: үлем очракла­рын һәм инфекциянең авыр нә­­тиҗәләрен булдырмау, өзлегүләр китереп чыгармау, вак­цина ясатырга ярамаган хәлсез һәм авыру балаларны сак­лау өчен коллектив иммунитет булдыру.

Безнең үзәк район хаста­ханәсендә прививкалар өчен барлык кирәкле вакци­налар бар. Бездә балаларга планлы прививка ясатуны контрольдә тоталар. Шәфкать туташлары ата-аналарга шалтыраталар, аларга яшь буенча прививка ясау кирәклеген искәртәләр. Әгәр ниндидер медицина каршылык­лары булса,  аннары алар алына, балага нәтиҗәдә вакцина ясала.

Үз балаларына прививка ясатудан баш тартучы ата-аналар да бар. Кайбер очракларда бу элек баланың әлеге процедурадан билгеле бер вакытта медицина каршылыклары булуы белән аңлатыла, ә ул алынгач, ата-аналарның инде прививка ясатасылары килми. Аларның зыяны турында, бәлки, Интернеттан укыйлардыр яки белемсез кешеләрнең киңәшен  тыңлыйлардыр, ә бу бөтенләй дә дөрес түгел.

Балага беренче прививка туганнан соң бер тәүлек узгач ясала, икенчесе – БЦЖ, ягъни туберкулезга каршы вакцина, – икенче-өченче көнгә. Әмма БЦЖ булмаган балалар туберкулез инфекциясенә бирешүчән булалар. Бу инфекция аеруча да кечкенә яшьтәге балалар өчен, хәтта олы кешеләр өчен дә бик куркыныч. Эш шунда, туберкулез бактерияләре теләсә кайсы олы кешедә диярлек бар. Алар башлангыч йокы хәлендә булалар, һәм безнең иммунитет шактый нык булганда, алар тынып торалар. Әгәр баланың прививкадан соң бернинди иммунитеты да булмаса, ул барыбер кайчан да булса туберкулез бактериясе белән кисешәчәк. Гепатиттан, гемофиль таяктан, пневмококк инфекциясеннән прививкаларны игътибарсыз калдыру зур куркыныч тудыра. Йогышлы авырулар балалар яшендәге барлык авыруларның шактый зур өлешен тәшкил итә, болар баланы инвалидлыкка һәм хәтта аның үлеменә сәбәпче булган көчле өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Узган гасырдагы табиблар-хезмәттәшләр белән аралашканда, алар үз вакытында безнең районда кыза­мык, паротит, кызылчаны ничек дәвалаулары турында сөй­ләделәр. Үземнең мондый авырулар белән бер тапкыр да очрашканым булмады. Әгәр кешеләр прививка ясатмасалар, мондый чирләр кебек сирәк була торган авырулар тиз арада яңадан барлыкка киләчәк. Исегездә тотыгыз, вакцина ясату – баланы дәваларлык дарулар әле булмаган авырулардан саклауның бердәнбер ысулы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев