Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар өчен өлкәннәр җаваплы

Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген һәрбер бала белергә тиеш.

(Тәтеш, 12 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Ата-аналар ­балаларын янгын куркынычсызлыгы дәресләрен бирергә һәм аларны игътибарлы, сак булырга өйрәтергә тиеш, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә дәүләт янгын күзәтчелегенең өлкән инс­пекторы Денис Сафиуллин, берничә киңәш биреп. – Бала үзенең адресын, фамилиясен, исемен, әтисенең исемен һәм телефон номерын белергә тиеш; янгын китереп чыгару куркынычы булган әйбер­ләрне бала файдаланырлык урында сакламагыз; электр приборларын кабызу­ны сез үз үрнәгегездә күрсәтегез; өлкәннәрдән башка гына җылыткыч приборларына якын килергә һәм аны кабызырга ярамаганлыгын аңлатыгыз; “шырпы – уенчык түгел” икәнлеген исләренә төшерегез.

Белгеч шулай ук баланы ялкын телләре күтә­релгәндә нәрсә эшләргә тиешлегенә өйрәтергә киңәш итә: утка орынмас­ка, ә өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга, әгәр инде алар өйдә булмасалар, фатирдан чыгарга һәм ярдәм сорап күршеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк; яна торган фатирда качар урын эзләргә ярамый; әгәр фатир бикле булса, 01 һәм 112гә шалтыратырга һәм күршеләрне ярдәмгә чакырырга кирәк.

Уттан да куркынычрак бары тик төтен генә була ала. Янгында тончыкмас өчен, дымлы марля аша суларга һәм аякка басмыйча, чыгу юлына шуышырга кирәк. “Сезнең бурыч – баланы куркытмау, ә аңарда игътибарлы, сак булу теләген уяту”, – ди дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев