Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар карашы аша юллардагы иминлек

“Җәяүле юллары буйлап без кыю атлый алабыз” – әлеге сүзләр “Миләшкәй” балалар бакчасы коллективы һәм сабыйлары тарафыннан оештырылган “Якты ян!” акциясе өчен үзенә бер төрле шигарь булды.

(Тәтеш, 29 март, "Тәтеш таңнары", Елена ВИКТОРОВА (автор фотосы). Шәһәрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юлларда үзеңне имин тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр ай дәвамында үткәрелде. Балалар бакчаларына әкият геройлары Фликерок белән Яктылык кайтаргыч кунакка килделәр.

“Акциянең максаты районыбызда яшәүчеләрнең игътибарын юллардагы фаҗигаләр проблемасына, тәүлекнең караңгы вакытында балаларның юл-транспорт җәрәхәте алу очрак­ларына юл куймауга, үтеп йөрү юлларында балаларның үзләрен имин тоту белемнәрен, осталыкларын һәм гамәли күнекмәләрен булдыруга юнәлдерү”, – дип билгеләп үтте “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Татьяна Лубганс.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия­ләнүчеләр һәм андагы коллективлар алдында тематик плакат-чакыру әзерләү бурычы торды, ул берничә төркем буенча бәяләнде, алар арасында – яңалык кертү, үзенчәлеклелек, сәнгати-тасвирланыш, стильле нәтиҗә һәм башкалар. “Якты ян!” акциясе район мәдәният йорты каршындагы мәйданда флешмоб белән тәмамланды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев