Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар китапханәсендә «Яраткан Ватанымның гүзәл сыйфатлары» дип исемләнгән әдәби сәяхәт булып узды

Уку елы дәвамында укучылар сыйныф яки ата-аналар белән мәдәният учреждениеләрендә төрле чараларда булдылар, мәдәни көндәлектә үз фикерләрен язып, үзләренең кичерешләрен сурәтләделәр.

(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары”).

Балалар китапханәсендә туган якны өйрәнү буенча «Яраткан Ватанымның гүзәл сыйфатлары» дип исемләнгән әдәби сәяхәт булып узды, аның барышында «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектының муниципаль этабына йомгак ясалды. Чарага әлеге конкурсның иң актив катнашучылары чакырылган иде. Аны Тәтеш шәһәренең балалар китапханәсе хәбәр итә.

Уку елы дәвамында укучылар сыйныф яки ата-аналар белән мәдәният учреждениеләрендә төрле чараларда булдылар, мәдәни көндәлектә үз фикерләрен язып, үзләренең кичерешләрен сурәтләделәр.

Электрон презентация ярдәмендә балалар Татарстан мәдәният объектлары буенча читтән торып сәяхәт кылдылар. Казан шәһәре, «Әкият» курчак театры турында видеороликлар карадылар. Саматова Ильвина һәм Марага Данил үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 

"Иң яхшы мәдәни көндәлек" номинациясендә конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр:

- Семенова Анжела, Тәтеш 2 нче урта мәктәбенең 1 «Б» сыйныф укучысы;

- Миңнуллин Ринат, Тәтеш татар урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы;

- Марага Данил, П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш урта мәктәбенең 3 «В» сыйныф укучысы.;

- Саматова Ильвина, Тәтеш 2 нче урта мәктәбенең 4 «А» сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев