Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар китапханәсендә «Конституция – тормыш нигезе» хокук сәгате узды

Китапханәче бу бәйрәмнең әһәмияте, ТР Конституциясе төзелү тарихы, аның структурасы, шулай ук Татарстан Республикасы гражданнарының Конституциядә язылган төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде.

Балалар китапханәсендә ел саен 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган ТР Конституциясе көненә багышланган «Конституция – тормыш нигезе» хокук сәгате узды. Чарага МББУ «А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбенең» 7 «Б» сыйныф укучылары чакырылды (сыйныф җитәкчесе Н.П. Врясова). Бу хакта Балалар китапханәсе хәбәр итә.

Китапханәче бу бәйрәмнең әһәмияте, ТР Конституциясе төзелү тарихы, аның структурасы, шулай ук Татарстан Республикасы гражданнарының Конституциядә язылган төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Алган белемнәрен ныгыту өчен, балалар уен формасында гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән бәйле тормыш хәлләрен тикшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, әлеге тематика белән бәйле сүзләргә мәгънә табарга кирәк булган биремнәрне үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев