Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Балалар кәрҗиндәге китапларны ошатканнар

    Келәштә “Кәрҗиндәге китап­лар” дип исемләнгән уку ­чарасы оештырган.

    (Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”). Келәш авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч мәктәп укучылары өчен “Кәрҗиндәге китап­лар” дип исемләнгән уку ­чарасы оештырган.

    Ул балаларны кәрҗиндәге китаплар белән таныштыр­ган, шулай ук курчак теат­рын­нан өзекләр күрсәткән. Чарада катнашучылар та­быш­макларга дөрес җавап­лар әйткәннәр, әкиятләр илендә белемле ­булуларын раслаганнар. Балалар кү­ңелләренә хуш килгән китапларны өйдә укыр өчен үзләре белән дә алганнар.  Алар кәрҗиндәге матур әдәбиятны ошатканнар. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: