Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балалар һәм җәнлекләр” фотобәйгесе

“Тәтеш таңнары” сайтында “Балалар һәм җәнлекләр” дип исемләнгән фоторәсемнәр бәйгесе уза.

(Тәтеш, 16 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Тәтеш таңнары” сайтында “Балалар һәм җәнлекләр” дип исемләнгән фоторәсемнәр бәйгесе уза.

Бәйгедә Тәтештә һәм район авылларында яшәүчеләр катнаша ала, чөнки арабызда йорт хайваннарын асраучылар бик күп. Бәйгедә катнашыр өчен сабый (бала) һәм йорт хайваны сурәтләнгән фоторәсемнәр кабул ителә. Фоторәсемне кыскача шәрехләмә язып, avangard@tatmedia.com  электрон почтасына юллагыз яки бәйге эшләрен “Яңа катнашучыны тәкъдим итәргә” төймәсен кулланып сайтка җибәрегез.
Эшләр 2020 елның 24 сентябренә кадәр кабул ителә.

Шартлар:
– бер катнашучыдан бары тик бер фоторәсем генә кабул ителә;
–     хатта исемеңне, фамилияңне, әтиеңнең исемен һәм элемтә өчен телефоныңны күрсәтергә кирәк;
–     яхшы сыйфатлы jpg төрендәге фотосурәтләр кабул ителә, алар горизонталь булу мәслихәт;
– бәйгедә фотоколлажлар катнаштырылмый; 
–     бәйге эшләре темага тәңгәл килергә тиеш.
Бәйге шартлары турында тулырак безнең сайтта ­укыгыз. 
 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев