Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар мәйданчыгы урнаштырылды

Тәтештә Көньяк урамындагы 10нчы йорт янында яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

(Тәтеш, 18 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Күп функцияле матур мәйданчыкны сабыйлар яратып та өлгергән. Мәйданчык гражданнарның үзара ­салым ­акчасына урнаштырылган.

“Балалар бик шат. Элек үзәктәге паркка алып барырга үтенәләр иде, әмма һәр көнне анда йөрү уңайсыз. Күршедәге ишегалдында уйнадылар, ләкин аларның берүзләрен генә җибәрми идем, ә анда барырга һәрчакта да вакыт җитеп бетми. Хәзер инде безнең үзебезнең ишегалдында балалар мәйданчыгы бар, шуңа күрә сабыйларны тәрәзәдән дә күзәтеп торып була”, – дип уртаклашты күп балалы ана Наталья Дубровина.  

Тәтештә сабыйлар һәм аларның әти-әниләре шатлансын өчен тагын бер сәбәп барлыкка килүе бик әйбәт.
фото: Эндже Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев