Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар мәйданчыгына олырак яшьтәге тәтешлеләр уйнарга түгел, ә сүгенергә киләләр...

Гагарин микрорайонындагы балалар мәйданчыгында кичләрен башбаштаклык хөкем сөрә.

Төш вакытында биредә бала-чага күп була, футбол уйныйлар. Ә менә кичен, диләр шунда яшәүчеләр, аларны олыраклар алыштыралар. "STOP, алкогольсез урын" дигән элмә такта да аларга ошамаган, күрәсең, хәзер ул урталай сындырылган килеш җирдә аунап ята. Полиция дә күзәткәләп йөри, әмма хәл үзгәрми, хулиганнар үзләреннән соң шешә ватыклары калдырып китәләр. Биредәге алмагачларның уңышы да көзгә кадәр калмас инде - аларны яшел килеш өзеп, җиргә ташлыйлар.
"Кайберәүләрнең шундый башбаштаклыкларын, үзләрен әдәпсез тотуларын оныкларыбызның күрүен теләмибез", - диделәр, янәшәдән узып баручы биредә яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев