Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар суны хөрмәтләделәр

Ел саен мартта Бөтендөнья су көне билгеләп үтелә.Су тормышыбызда зур роль уйный. Без аны эчәбез, хуҗалыкта файдаланабыз, аңардан энергия җитештерәбез, кырларны сугарабыз, елгалар, диңгезләр буйлап сәяхәт итәбез, алар аша йөкләр ташыйбыз...

"Су көне" бәйрәмендә "Сабый" балалар бакчасында сүз шул хакта барды. Алар табигатьтә, су буенда үзеңне ничек тоту кирәклеге турындагы белемнәре белән уртаклаштылар һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Балалар янына кунакка үзләренең бакалары белән диңгез һәм океаннар патшасы Нептун һәм Су анасы килделәр. Нептунның суны пычранудан ничек сакларга мөмкин дигән соравына җаваплар бик күп булды, ә Аделина Камалиева болай диде: "Елгалар янында машиналар юарга ярамый, чөнки анда балык­лар яшиләр һәм кешеләр су коеналар!"

"Су анасы" дигән татар уенын балалар аеруча яраттылар, анда чибәр Су анасы да катнашты. Диңгезләр патшасы рәхәтләнеп шигырьләр тыңлады һәм нәниләр белән бергә су турындагы табышмакларга җаваплар эзләде. Бакалар исә су пычранса һәм яшәү өчен яраксыз хәлгә килсә, нинди бәхетсезлекләр килеп чыгачагын хәбәр иттеләр.
Соңыннан балалар суның нәрсәгә кирәклеге турында сөйләделәр һәм сулыкларны сакларга, аларның чисталыгы турында кайгыртырга сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев