Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар Тәтеш рәсемен ясадылар

ТР Дәүләт Советында “Минем кече ватаным” бәйгесе нәтиҗәләре буенча фотокүргәзмә ачылды.

“Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының Татарстан координация советы белән берлектә Рус география берләшмәсенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган бәйге яшь буын арасында ватанпәрвәрлек кыйммәтләрен киң җәелдерүгә юнәлтелгән. Оештыру комитетына барлыгы 500дән күбрәк гариза кабул ителде. 

Күчмә экспозицияләрнең нигезен “Минем кече ватанымның архитектурасы”, “Минем ягымның гореф-гадәтләре һәм йолалары”, “Туган як күренеше”, “Минем күңелгә якын истәлекле урыннар” номинацияләре буенча 30га якын иң яхшы эш тәшкил итә. 

“Без, оештыру комитетына 23 гариза юллап, бәйгедә актив катнаш­тык, иң яхшы 4 эш призлы урын алды, – дип уртаклашты “Бердәм Россия” партиясенең Тәтеш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ирина Вериялова.  – Авторлар – үз номинацияләрендә җиңүчеләр – Тәтештәге 2нче урта мәктәптән Адель Нигъ­мәтуллин һәм призерлар Анас­тасия Ситникова (2нче урта мәктәп), Тимур Шәрәфиев (1нче мәктәп), Андрей Кириллов (Килдеш мәктәбе) ТР Дәүләт Советында дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. 
Яшь фоторәссамнарның күчмә күргәзмәсе агымдагы елның июненнән алып августына кадәр республиканың барлык районнарында тәкъдим ителәчәк. ТРда Рус география берләшмәсе бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер әйтүенчә, “һәрбер район, һәрбер авыл үзенең шәхси күргәзмәсен ясавын, аны Татарстанның һәм хәтта Россиянең башка муниципаль берәмлекләренә тәкъдим итүен бик тә телисе килә”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев