Балалар тылсым илендә сәяхәттә булдылар
Тәтештә мәктәп укучыларының республика, район олимпиадаларында, конкурсларда, ярышларда җиңүчеләрнең һәм призерларның “Талантлар парады” дип исемләнгән бүләкләү тантанасы булды.
(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Балалар чараның рәсми өлеше башланыр алдыннан тылсымчылар “уку йортында” – Хогвартста булдылар. Гарри Поттер үзенең дуслары белән шифалы төнәтмә кайнатырга, шул рәвешле барлык балаларга да талантлар бүләк итәргә уйлады. Хезмәт мичкәсенә сабырлык, ихтыяр, осталык, иҗат, күзаллау, хыял һәм башка күп әйберләрне берләштереп, алар тылсымлы төнәтмә белән әле тагын шактый нәрсәләр ясадылар. Әкияти чара яшь тәтешлеләрне тылсымлы һәм күңелле могҗизалар дөньясына алып керде, якты хис-кичерешләр, шатлык һәм бәйрәм мизгелләре бүләк итте.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов балаларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Сез укуда, спортта, мәдәнияттә һәм сәнгатьтә яхшы нәтиҗәләргә ирештегез. Бу сезнең әти-әниләрегез һәм укытучыларыгыз ярдәме белән дә мөмкин булды. Сез – безнең горурлыгыбыз. Могҗизаларга ышаныгыз, әмма югары нәтиҗәләргә ирешү өчен хезмәт, тырышлык һәм максатчанлык ярдәм итүен онытмагыз. Сезгә яңа елда да уңышлар телим.
Район башлыгы ярдәме белән узган бүләкләү тантанасында 100 укучы катнашты. “Фәндә дебют”, “Эрудитлар”, “Актив тормыш позициясе”, “Иҗат салават күпере”, “Спорт үрләре” дип исемләнгән номинацияләр – боларның барысы да балаларның укуда, иҗатта, спортта аерылып торулары һәм башкаларга үрнәк күрсәтүләре турында сөйли.
Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар үткән атнада “Могҗизалар эзләгәндә” дигән искиткеч Яңа ел тамашасында күңел ачтылар.
Матур тамашалар яшь кунакларны тылсымлы дөньяга алып керде, аларга игелек өстенлек итүен күрсәтте һәм Яңа ел могҗизаларына ышаныч өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев