Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга уен мәйданчыгы бик ошый

Үтәмештә балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

(Тәтеш, 13 июль, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА, автор фотосы). Авыл үзәгендәге иркен урынга ясалган таганнар, комлык һәм төрле күнегүләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче турник, баскычларны балалар инде яратып та өлгергән.

“Төзүчеләр чын күңелдән хезмәт куйды. Биредә балаларның шат авазлары еш ишетелә, һәм һәрвакытта шулай булсын иде. Алдагы көндә аның тирә-ягын матурлап куак-үсентеләр дә үсеп китсә, олыларга да бик шәп ял итү урыны булачак. Сабыйларын уйнарга алып килгән әниләр, әбиләр хәзер дә эскәмияләргә утырып рәхәтләнеп сөйләшәләр, бер-берләре белән аралашалар, – диде башлангыч мәктәп директоры Алсу Халикова. – Алар балалар мәйданчыгы булганга бик сөенәләр. Әлеге игелекле гамәлне башкаручыларга, оештыручыларга рәхмәт хисләрен белдерәләр”.

Бу хакта тулырак мәгълүмат алу ниятеннән җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов белән элемтәгә кердек. “Әлеге мәйданчык эшен үзем башлап йөрдем. Кирәкле материалларны алдан ук сатып алган идек. Шуларны урнаштырып, сабыйларга җыелып уйнар өчен иркен мәйданчык булдырдык. Әлеге игелекле гамәлдә авыл кешеләре, балаларның әтиләре, бабалары ярдәм итте. Таһир Галиев тирә-ягын яхшы итеп чис­тартып, үләннәрне чабып чыкты. Эшләрне төгәлләгәч, Валерий Яковлев барысын да матурлап буяды. Уртак көч белән эшләдек, авыл балалары да, кунакка кайтучылар да рәхәтләнеп уйнасыннар, ял итсеннәр дип тырыштык”.
Үтәмешлеләр әйтүенчә, әлеге мәйданчык авылга ямь өстәп җибәргән. Сабыйлар кайда барсын диясе түгел, хәзер алар бирегә киләләр һәм күңелләре булганчы уйныйлар. Балаларга да, олыларга да уен мәйданчыгы бик ошаган. Ул озак хезмәт итеп, файдага булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев