Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны сөендереп

Узган җомгада "Каенкай"да тәрбияләнүчеләр яңартылган балалар бакчасына әйләнеп кайттылар.

Бу көнне иртәдән үк мультфильм­нардан көйләр яңгырды. Балалар тырышып шигырьләр укыдылар, шуннан соң һавага төрле төстәге шарлар очырдылар.

Бу вакыйгага барысы да - балалар, ата-аналар һәм мәктәпкәчә учреждениенең бөтен коллективы чын күңелдән сөенде.
Ремонтка республика бюджетыннан өч миллион сум бүлеп бирелгән. Шул акчага иске агач тәрәзә рамнарын пластикалыга алыштырганнар, яңа ишекләр куйганнар, түшәмнәрне буяганнар, һәр группага су җылыткычлар урнаштырганнар.

Район башлыгы Валерий Чершинцев һәркемне әлеге вакыйга белән котлады һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде, шуннан соң уен, йокы бүлмәләрен, актлар залын карап чыкты, тәрбиячеләр белән сөйләште. Ә бүләккә 5 тышкы ишек һәм бакчага килүче сукмакларны төзек­ләндерүдә булышырга вәгъдә итте.

Мөдир Зинаида Лакеева, үз чиратында, район җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт әйтте. Балалар бакчасы хезмәткәрләре дә ремонт вакытында кул кушырып утырмаганнар: буяганнар, ябыштырганнар, зәвыклы итеп интерьерны бизәгәннәр. Ай ярымлык төрле мәшәкатьләр инде артта калган, бакча янә гадәти күңелле шау-шуга күмеләчәк, балалар яраткан уенчыкларын сайларлар, бүлмәләрне кызыксынып карап чыгарлар һәм тәрбиячеләренә үзләренең "нигә" дигән сорауларын туктаусыз яудырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев