Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Балаларның шат авазыннан башка авылга күңелсез

    Район башлыгы Валерий Чершинцев Келәш халкы белән очрашты.

    Беренче очрашудан соң авылда нәрсә үзгәргән һәм бүген аларны нәрсә борчый? Республика бюджеты средстволарына авылда ФАП, авыл хуҗалыгы предприя­тиесенең финанс ярдәме белән, ишелүдән саклап калып, район башлыгы контрольлегендәге мәдәният йорты стенасы ремонтланган. Җирлек башлыгы Илдар Халиков доклады буенча авылда үзгәрешләр юк. Су этем башнясын ремонтлаганнар, берничә карт тирәкне кискәннәр, һәйкәлне тәртипкә китергәннәр. Авылның шәхси эшмәкәрләре үзләренең бизнесларын план буенча алып баралар, 12 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү буенча кредит алган. Киләчәктә авыл планлы рәвештә үссен өчен бүген үк чишелергә тиешле мәсь­әләләр бар, мәсәлән, демография. Быел Келәштә 8 кеше үлгән, бер бала да тумаган. Мәктәп бинасын, күперне, мәдәният йортын ремонтлау таләп ителә, балалар бакчасы кирәк.

    Җирлек үзе генә бу проблемаларны чишә алмый, әмма тырышлык, үҗәтлек, ә кайдадыр, гади генә әйткәндә, инициатива җитеп бетми. Ленин һәм азат итүче-сугышчы һәйкәлләре онытылып бара дип, бик урынлы шелтәләде район башлыгы. Мәсьәлә һаман элекке урынында. Җирлектә салымнар вакытында һәм тулысынча җыелса, авылны төзекләндерү өчен акча булыр иде, мәсәлән, шул ук күперне ремонтлауга. Урамнарны яктыртучы лампочкаларны вакытында алыштыру да проблема түгел.

    Район башлыгы авыл халкы чишә алмаслык мәсьәләләрдә ярдәм итәргә әзер торуын һәм булышачагын белдерде: кәрәзле элемтә булдыруны сорап "Таттелеком"га хат юллауны, мәдәният йортын, күперне ремонтлауны шәхсән үз өстенә алды.

    "Әлегә җирлекләрдә юлларны төзекләндерү программасы юк, - диде Валерий Сергеевич, - авыл урамнарындагы юлларны үз көчебез белән булдырачакбыз. Келәшлеләрнең туристлык эшен җәелдерүдә мөмкинлекләре бар".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: