Балалы гаиләләргә – өстәмә түләү
Әлеге түләүне июльдә райондагы 1804 гаилә алачак.
(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таңнары"). Уналты яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар, уллыкка яки кызлыкка, тәрбиягә бала алучылар июльдә һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
“Тәтеш таңнары”на бу хакта Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе белгечләре хәбәр итә.
Өч яшькә кадәрге балаларга ай саен 5 мең сум акчалата түләү яки 3тән алып 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча өстәмә рәвештә биреләчәк, бу “Балалары булган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында”гы РФ Президенты Указы (№ 249, 2020 елның 7 апреленнән) нигезендә, гаиләләргә апрельдән һәм июньнән күчерелә. Әлеге түләүне июльдә райондагы 1804 гаилә алачак.
Яңа түләүнең аермасы шунда, аның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки пенсия фонды 5 мең һәм 10 мең сум түләү бирү турындагы карар нигезендә акчаны гаризасыз рәвештә рәсмиләштерәчәк һәм күчерәчәк.
Күрсәтелгән түләүләргә мөрәҗәгать итмәүчеләр, өстәмә 10 мең сумны 3 яшькә кадәрге балага акчалата түләү яисә 3тән 16 яшькә кадәрге балага түләү турындагы гаризаны биргәннән соң гына алачак. Әлеге гаиләләргә дәүләт порталы хезмәтләре аша гариза бирүне тизләтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев