Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык тоту уңышын сынап карадылар

Шәһәрдәге үзәк буада Балыкчы көнен бәйрәм итү кысаларында балык тоту ярышы оештырылды.

(Тәтеш, 13 июль, «Тәтеш таңнары», Лина ТИХОНОВА). Балык каптыруда катнашучылар балыкларны ашатыр һәм уңайлырак урын сайлап калыр өчен, иртә таңнан ук кармак, җимнәрен күтәреп сулык янына ашыктылар.

Районыбыз­дагылар һәм республика башкаласыннан кайткан илледән күбрәк кеше ярышта катнашырга теләк белдерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев катнашучыларны һәм чара кунакларын тәбрикләп, һәркемгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф, балык тотуда уңышлар теләде.

Матур гадәт буенча биредә балалар да, олылар да җыелды, кайберләре гаиләләре белән килде. Денис Похлебкин җиде яшьлек улы Степа белән балык тотуда берничә елдан бирле үз осталыкларын сыный. “Бик ошый, – ди кечкенә һәвәскәр балык­чы. – Аеруча да, отып, приз алганда”.

Бу юлы да ярышка нәтиҗәләр ясаганда аларга бәхет елмайды: әтисе “Кем күбрәк тота” номинациясендә икенче урынны алды (615 грамм), ә улының кармагына иң зур балык капты. Александр Петрунин тотым авырлыгы буенча (685 грамм) абсолют җиңүче булды, Игорь Новиков (490 грамм)  – алдынгылар өчлегендә. Балыкны иң беренчеләрдән булып Павел Медведев каптырып чыгарды, Адель Павлушин уңышлы балыкчы исемен яулады. Спорт бәйгесенең иң яшь катнашучылары өч яшь ярымлык Николетта Никитина белән дүрт яшьлек Ян Җамалетдиновлар да призларсыз калмадылар: аларга кармаклар, һәм шулай ук башка номинантлар кебек, “Балыкчы дипломы” тапшырылды.

Шулай да, ярышларда катнашучылар расланганча, җәйге матур көндә балык тоту һәвәслеген чынлап торып бәяләүчеләр белән күтәренке рухта аралашу иң зур бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев